Отзыв – әсәрне укыгач, әсәр турында туган фикереңне әйтү, бәя бирү. Тавыш, аваз бирү мәгънәсендә. Отзывлар күләм буенча зур булмый.
Отзывның максаты - укыган китап яки әсәрдән соң туган фикерләрне, тәэсирләрне башкаларга җиткерү, шул рәвешле аерым бер сәнгать төренә яки әдәби әсәргә китап укучылар игътибарын юнәлтү, кызыксындыру уяту. Отзыв эчтәлеге безгә әдәби әсәргә хас булган сыйфатларны түгел, ә бәлки, авторның текстта чагылган тормыш вакыйгаларына, анда катнашкан персонажларга карата туган фикерләрен, карашын ачып бирә. Шуңа күрә анда авторның шәхси хисләренә караган элементлар төп урын алып тора. Эчтәлеге планы мондый булырга мөмкин: укыдым – гаҗәпләндем - уйландым.
- укыган китап сездә нинди тәэсир калдырды (кызыксыну, мавыгу, дулкынлану хисләре)?
- мондый фикергә килүнең сәбәбен аңлатыгыз (сюжет сызыгы, персонажлар, аларның үз-үзен тотышы, теманың актуальлеге һ. б. );
- әсәрне укымаган кешеләр өчен аңларлык итеп кыскача сюжет сызыгы белән таныштырыгыз;
- авторның үз геройларының тышкы кыяфәтен, эчке дөньяларын сурәтләү алымы сезгә ошадымы? Сез алар кебек яшәр идегезме?
- вакыйгалар һәм табигать күренешләрен сурәтләү үзенчәлегенә игътибар итегез. Аларның әдәби әсәрдә тоткан роле турында фикерләрегез белән уртаклашыгыз;
- китапның язу стиленә, теленә игътибар итегез, әсәрнең асылын ачуда аларның ролен билгеләгез;
- сезгә бу китап авторы танышмы, аның тагын нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?
- ул башка язучылардан кайсы ягы белән аерыла, аның әсәрләре сине кайсы яктан үзенә җәлеп итә?
- укыган китап тормыштагы нинди дә булса яңалыкны ачарга ярдәм иттеме?
Шул ук вакытта отзыв жанры - мөстәкыйль жанр, һәм шул сәбәпле аны ниндидер кысалар эченә кертеп язу мөмкин эш түгел.
М.Хәсәновның “Язгы аҗаган” романын мин кырык эшемне кырык якка ташлап укыдым. Романдагы геройларның исемнәре җисемнәренә туры килә.
Иргали физик яктан таза, көчле, эш сөя, кешеләрне ярата. Уңган, ирен бер сүздән аңлый, хәленә керә белгән сабыр холыклы Гөлнаиса. Җизнәкәем дип өзелеп торган балдызы Миңсылу. Гомер буе Газины гына яратып яшәгән Гөлүсә.
Иргали тормышында зур сынаулар уза. Башка сыймаслык фаҗига кичерә: аны кеше үтерүдә гаеплиләр, Себергә сөрәләр. Тормыш аны сындырып сыный. Гази белән Гөлүсәнед мәхәббәте “Чын сөю бармы?” дигән сорауга “бар” дип җавап бирерлек итеп язылган.
Язучы үзенең геройларын бик оста сурәтли. Алар бар да укучы күз алдында үз төсләре, үз рухлары белән калалар. Бу инде язучының халык белән нык аралашуын, күп эзләнүен раслый.
Сәхифәне әзерләүдә "Совет мәктәбе" журналы материаллары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызының эш тәҗрибәсе файдаланылды.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |