Киңәшләр - Китап белән эшләү юллары

Конспект

Әгәр дә публикациянең темасы, авторның гадәти булмаган стиле кызык тоела икән, эчтәлегенә яхшырак төшенү өчен, сез аның конспектын төзи аласыз.
Конспект ул — нәрсәнең дә булса кыскача язма эчтәлеге.
Мисал өчен конспектның төрләрен китерәбез:
1. План-конспект. Мондый конспектны язганда, башта текстның планы төзелә, аннан соң аның аерым пунктлары мөһим язмалар, комментарийлар белән үстерелә. Болар цитаталар яки ирекле язылган аңлатмалар булырга мөмкин.
2. Тематик конспект. Мондый конспект бер темага караган берничә чыганак белән эшләгәндә языла.
3. Текстуаль конспект. Әлеге төрдәге конспект бер тексттагы цитаталарны берләштерүдән барлыкка килә.

Конспектны ничек төзергә?

1. Конспектны нинди максат белән язуыгызны күз уңыңда тотыгыз.
2. Материал белән беренче тапкыр танышканда, аны төп мәгънәви өлешләргә бүлегез, төп фикерләрне, нәтиҗәләрне аерып чыгарыгыз.
3. План-конспект төзесәгез, аның пунктларын формалаштырыгыз, аларны ачу өчен нәрсәләрне кертергә кирәклеген ачык итеп күз алдына китерегез.
4. Материалның иң мөһим урынарын (тезисларны) эзлекле һәм мөмкин кадәр кыска итеп, үз сүзләрегез белән аңлатыгыз яки цитаталар кулланыгыз.
5. Конспектта төп фикерләр генә түгел, шулай ук нәтиҗәләр, конкрет фактлар һәм тәфсилле итеп язылмаган мисаллар да кулланыла.
6. Конспект төзегәндә, аерым сүзләр, хәтта җөмләләрне дә кыскартып язарга, мөһим (“ачкыч”) сүзләрне генә язып алырга да, цитаталау урынына, битләргә сылтамалар (битләрен күрсәтеп) гына куярга да, шартлы билгеләр кулланырга да ярый.
7. Конспектыгызны укырга уңайлы булсын өчен, абзацларны төрлечә (“баскычлап”, сызып, төсле каләмнәр, фломастерлар кулланып, ягъни бизәп) язарга тырышыгыз.
8. Язганда, җөмлә формаларын үзгәртегез. (“Автор ... дип уйлый (саный)”, “түбәндәгеләргә игътибар итә: ...” һ.б.ш.) Бу алым сезгә фикерне кыскарак белдерергә ярдәм итәр.
9. Үз бәяләмәләрегез, сорауларыгыз, фикерләрегезне поляга языгыз. Алар аерылып торсын.


Конспектлау кагыйдәләре

1. Конспектланучы әсәрнең яки аның өлешенең исемен, чыганагын язарга онытмагыз.
2. Төп эчтәлегенә төшенеп, текстны ике тапкыр укып чыгыгыз.
3. Конспектның нигезен – планын төзегез.
4. Конспектлаганда, юл читендә өстәмә язулар (аңлатмалар, искәрмәләр һ.б.) өчен киң ара калдырыгыз.
5. Исегездә тотыгыз: конспекттагы аерым фразалар, хәтта сүзләр дә зур әһәмияткә ия.
6. Текстны яхшырак аңлау өчен, эчтәлекне үз сүзләрегез белән язып бару яхшы.
7. Сызу, кыскартуларның, шартлы билгеләрнең үзегезгә уңайлы системасыннан файдаланыгыз. Ул сезгә вакытыгызны янга калдырырга ярдәм итәр.
7. Цитаталар куллану кагыйдәләрен сакларга онытмагыз.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz