Киңәшләр - Китап белән эшләү юллары

Доклад

Доклад – билгеле бер теманы шактый тирән яктыртып, киң җәмәгатьчелек алдында ясаган чыгыш.

Доклад ясаучыга киңәшләр

1. Теманы сайлагач, докладны әзерләү срогын бел, әдәбият исемлеген ал, доклад планын төзе.
2. Доклад темасы буенча дәреслек һәм хрестоматиядәге материалны укы.
3. Тәкъдим ителгән әдәбият белән таныш, аның планын ачыкла (кереш, төп өлеш, йомгаклау). Укыганда, китаптан аерым битләргә күчермәләр яса.
4. Белешмәләрдән файдаланырга һәм күчермәләреңне дөрес алып барырга, китапның авторын, исемен, басылу урынын, елын, битен күрсәтергә онытма.
5. Доклад әзер булгач, аны укыр өчен күпме вакыт кирәк булуын билгелә. Әзрәк вакыт кирәк булса, иң әһәмиятле җирләрен генә калдырып текстны кыскартырга кирәк.
6. Үз чыгышыңа күрсәтмә ярдәмлекләр һәм техник чараларны алдан ук әзерлә. Иптәшләреңнең сорауларына җавап бирергә әзер бул.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz