Киңәшләр - Китап белән эшләү юллары

Диспут (бәхәс)

Диспут – җәмәгатьчелек алдында фәнни, иҗтимагый – сәяси, әдәби һ.б. әһәмиятле темага алып барылган бәхәс.

Бәхәстә катнашу кагыйдәләре

1. Бәхәстә бар кеше дә тигез. Беркем дә үз фикерен башкаларга көчләп такмый.
2. Бәхәстә күзәтүчеләр юк, һәркем сөйләшүдә актив катнашучы.
3. Бәхәскә керешкәнче, нәрсә турында бәхәсләшергә җыенуыңны ныклап уйла.
4. Бәхәсләшә башлагач, максатка юнәлгән чыгыш яса, дәлилләрең ачык һәм төгәл булсын.
5. Каршылыклы фикерләргә үз бәяңне биргәндә гади, төгәл, эзлекле, аңлаешлы итеп сөйлә.
6. Үз сүзләрең белән сөйләшергә тырыш.
7. Әгәр бәхәстә синең фикереңнең ялгыш булганлыгын исбатлаганнар икән, хатаңны танырга көч тап, сиңа каршы чыккан кешегә үпкәләмә.
8. Чыгышыңны төгәлләгәндә, фикереңә йомгак яса.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz