Киңәшләр - Китап белән эшләү юллары

Аннотация

Аннотация – латин сүзе, кечкенә мәкалә дигәнне аңлата. Китапның кыскача эчтәлеген бирүче кечкенә мәкалә, эчтәлекне кыскача язып аңлату. Шундый аннотацияләр әдәби белешмә материалларында, китап каталогларында басылалар. Аннотация бер әсәрнең икенчесеннән нәрсә белән аерылып торуы яки өстенлекләре турында үз укучыларына мәгълүмат бирә, анда кайсы төркем укучылар өчен язылуы да әйтелә. Аннотация укучыга үзе укырга теләгән китабын сайлап алырга мөмкинчелек тудыра. Шулай ук текст алдыннан я булмаса ахырында әсәрнең авторы, исеме, басылу урыны һәм вакыты турында да мәгълүмат урнаштырыла.

Аннотация түбәндәге өлешләрдән тора:

1. Китапның библиографик билгеләрен тасвирлау (авторын, китапның исемен күрсәтү һ.б.)
2. Китаптагы материалның кыскача эчтәлеге.
3. Бу китап кемнәргә тәкъдим ителә?

Аннотация язу алгоритмы

- Китапта нәрсә (кем) турында сөйләнелә?
- Нәрсә (кем) күрсәтелгән?
- Нәрсәне карау зур урын алып тора?
- Автор нәрсәгә таянып фикер йөртә?
- Нәрсәне билгеләп үтә?
- Нәрсәне ассызыклый?
- Китапта нәрсә бирелә?
- Нәрсә ачыла?
- Нәрсә сурәтләнә?
- Сорауга нинди проблемаларны чишү аша җавап бирелә?

Үрнәк

“Ител суы ака торур”. Тарихи роман. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1980, 399 бит.
Н.Фәттахның “Ител суы ака торур” исемле бу тарихи романында моннан мең еллар элек булып үткән вакыйгалар – Идел буе татарларының борынгы бабалары булган болгар халкы, Бөек Болгар дәүләтенең үз бәйсезлеге өчен эчке һәм тышкы дошманнарына каршы көрәше сурәтләнә.


Сәхифәне әзерләүдә "Совет мәктәбе" журналы материаллары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлнур Зәкәрия кызының эш тәҗрибәсе файдаланылды.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz