Әдәбият. 8 нче сыйныф

Муса Җәлил
(1906 - 1944)

1942 елның 8 гыйнвары – М. Җәлил сугышка китә.
1942 елның июне – 2 нче Удар Армия чолганышта кала. М.Җәлил каты яраланып әсирлеккә эләгә.
1942 елның июле – Ленинград өлкәсенең Рождествено авылы янындагы лагерьда. Баттал белән очраша.
1942 елның октябре – Ригада. Каунас. 6 номерлы Форпост. Мусага немецларга хезмәт итәргә тәкъдим итәләр. Ул аны кире кага.
1942 елның ноябре – Польшаның крепостенә китерәләр. Анда 150 мең әсирне тоталар. М. Җәлил Г. Курмаш белән очраша, шигырьләр язуын дәвам итә, әсирләрнең рухын күтәрә. Алар тирәсендә сыналган кешеләр төркеме барлыкка килә: Ф.Сәйфөлмелеков, А.Баттал, З.Хәсәнов һ.б.
1943 елның январе – Берлиннан 664 км урнашкан Вустрау лагерена күчерәләр. Легионга керергә булалар.
1943 елның феврале – беренче татар батальоны руслар ягына чыга.
1943 елның марты – М. Җәлил Берлинда эшли. Яшерен оешма төзиләр. А.Алиш, А.Симаев, Г. Шабаев фашистларга каршы листовкалар чыгару һәм тарату эшенә керешәләр.
1943 елның апреле – лагерьлар буенча йөриләр, оешманың эшен җәелдерү буенча эшлиләр, кирәкле кешеләрне табалар, бәйләнешкә керәләр, йөкләмәләр калдыралар, атнасына бер тапкыр концертлар куялар, патриотик хисләрен уятырга, мәдәниятенә, татар халкына карата горурлык хисләрен тәрбияләргә тырышалар. Монда Җәлилнең шигырьләре укыла.
1943 елның июле – Җәлил Едленога килә. Татар легионерларын башка фронтка җибәрмәү сәбәпле, легионның үзендә восстание күтәрергә була. Аны 14 августка билгелиләр. 11 августа утыздан артык кешене кулга алалар. Аларны конвой белән варшава төрмәсенә җибәрәләр. Җәлилне Берлинның Моабит төрмәсенең “таш капчыгына” тыгалар.
1944 елның 7 нче феврале – Дрезденда суд була. Ул берничә көн дәвам итә. Аннары аларны Берлинга алып китәләр. Гегел төрмәсенә ябалар.
1944 елның июне - М. Җәлилне һәм аның иптәшләрен Гегел төрмәсеннән гомерләренең соңгы көнен һәм сәгатьләрен үткәргән Берлиндагы Шпандау төрмәсенә күчерәләр.
1944 елның 25 августы – М. Җәлилне һәм җәлилчеләрне Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм фашист палачлары аларны Гильотинада һәлак итәләр.

Нәфис фильм "Моабит дәфтәре"




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-12-02 21:22:25 Әдибә: яхшы.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz