Әдәбият. 7 нче сыйныф

Мәкальләр (тест)

  1. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Аз да җитә, ... .
    күп сөйлә
    дан да бетте
    күп тә бетә

  2. Бу мәкаль нәрсә турында? Кем сабыр, шул эшнең җаен табар.
    ялкаулык
    түземлек
    тыйнаклык

  3. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Калган эшкә ... .
    җил исә
    кар ява
    су ага

  4. Кайсы мәкальдә хата бар?
    Кем эшләми, шул ашамый.
    Белеме бар меңне егар.
    Эше барның белеме бар.

  5. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның ... .
    башы эшләр
    күзе эшләр
    теле эшләр

  6. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Булма син төлке, булырсың ... .
    көзге
    көлке
    күркә

  7. Бу мәкаль нәрсә турында? Эш сөйгәнне ил сөйгән.
    сәламәтлек
    тыйнаклык
    хезмәт

  8. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Алтын җирдән табыла, ... .
    тел - гомерлек
    белемдә - көч
    белем - китаптан

  9. Хаталы мәкальне табыгыз.
    Җиде кат үлчә, ун кат кис.
    Иле барның теле бар.
    Үзеңне үзең мактама, кеше сине мактасын.

  10. Хаталы мәкальне табыгыз.
    Кем эшләми, шул ашамый.
    Эш күрсәткәнне ил онытмас.
    Аз сөйлә, күп аша.

  11. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Ахмак дустың булганчы, ... .
    үзең акыллы бул
    акыллы дошманың булсын
    дуслар кирәк түгел

  12. Хаталы мәкальне табыгыз.
    Белем малдан кадерле.
    Уку кешене күзле итә.
    Алтын кирәк түгел, мал кирәк.

  13. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Яхшының, үзе үлсә дә, ... .
    туганнары калыр
    начарлыгы калмас
    исеме калыр

  14. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Бер көн алдан чәчәсәң, ... .
    бер капчык бодай алырсың
    бер көнгә соң җыярсың
    бер атна алдан урырсың

  15. Мәкальнең дәвамын табыгыз. Мәкальсез сүз - ...
    тозсыз аш
    ямьсез тормыш
    якты йөз

    

ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-01-11 22:48:10 Галия: бик кызыклы нэрсэ бу, рэхмэт.
2012-12-02 14:21:53 МИЛӘҮШӘ: МЕНӘ БУСЫ ЯХШЫ ӘЙБЕР.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz