Әдәбият. 7 нче сыйныф

Каюм Насыйри (1825 - 1902)

     Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
     1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана.
     К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була.
     К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган.
     К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә.
     Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзеде. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп “Кырык вәзир кыйссасы”, “Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), “Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастырды. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итте, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.


"Әбугалисина" повесте

Кем соң ул Әбугалисина (Ибн Сина)?

Әбугалисина - борынгы заманнарда Урта Азиядә яшәгән зур гакыл иясе, табиб, философ, шагыйрь.

Тулы исеме - Әбү Гали Хөсәен ибн Габдулла ибн Гали ибн Сина.
Ул Бохарадан ерак булмаган Әфшәнә авылында 980 нче елда дөньяга килгән. Кечкенәдән бик зирәк, җитди булган. 15 яшенә инде ул математика, астрономия, дини тәгълимат, философия, мантыйк (логика) фәннәрен үзләштергән үсмер була. Үзлегеннән медицина серләрен өйрәнә. Бервакыт Бохара әмире Нух ибн Мансур авырып китә, һәм инде танылырга өлгергән Ибн Синаны сарайга чакыртып алалар. Ул әмирне савыктыра. Рәхмәт йөзеннән хөкемдар яшь галимгә сарайдагы атаклы китапханәдән файдалану хокукы бирә. Соңыннан Әбугалисина үзенең шәкерте Йөзҗанга болай дип сөйли:
- Мин бу китапханәдә үзем моңарчы белмәгән һәм моннан соң да беркайда да очратмаган китапларга юлыктым. Аларны укып чыктым һәм миңа һәр галимнең үз өлкәсен тотарга тиешле урыны мәгълүм булды. Белемнең, гыйлемнең шундый тирәнлекләре ачылды ки, мини аларны әүвәлрәк башыма да китермәгән идем.

Бохараны төрекләр басып алгач, Саманидлар дәүләте җимерелә, солтан Мәхмүт ибн Сина Харәзмнең башкаласы Үргәнечкә качып китә. Шәһәр башлыгы Гали ибн Мамун галимнәрне, сәнгать әһелләрен үтә ихтирам итә. Монда оешкан фәнни-әдәби җәмгыятьне соңыннан тарихчылар "Мамун академиясе" дип исемли. Иҗатка зур мөмкинлекләр бирелгән шушы шартларда олуг шәхесебез биш ел эшли. Биредә ул исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм зур галимнәр, табиблар белән аралаша, хезмәттәшлек итә, "Табиблык фәне нигезләре" дигән гаять зур, атаклы, аны үлемсез иткән төп хезмәтенең зур өлешен иҗат итә.

Харәзмне басып алгач, солтан Мәхмүт Газнави Ибн Синаны үз сараена чакырта, әмма галим каршы килә. Шуннан соң эзәрлекләүләр башлана, табиб качып китәргә мәҗбүр була. Шуннан соңгы калган гомере хәзерге Иран территориясенә кергән төрле шәһәрләрдә үтә. 1007 нче елда Хорәсәндә, аннары борынгы Хамаданда яши. Башта сарай табибы була, аннары әмир аны вәзир итеп куя. Әмма гаскәрләрдә Ибн Сина үткәргән үзгәрешләр кайберәүләргә ошамый, һәм әмир аны вәзирлектән алырга мәҗбүр була. Бераздан Шәмс, тирә-юнендәгеләрнең мәкерле хәйләсен сизенеп, танылган галимне тагын вәзир итеп куя. Үзе казнасын яңа табыш белән баету максаты белән яуга чыгып китә. Юлда кинәт вафат була. Гаскәр, мәрхүм әмирне күтәреп, кире әйләнеп кайта.

Сарайда тәхет өчен көрәш башлана. Галимнең дошманнары да теш-тырнак күрсәтә башлыйлар. Үз башына җиткәннәрен көтеп тормастан, Ибн Сина әмир Ала уд-Даул хакимлек иткән Исфаһан шәһәренә күчеп китәргә план кора. Аның Исфаһанга язган хатын кулга төшерәләр һәм Фәрдиҗан замогына ябып та куялар. Галимнең бәхетенә каршы, сак башлыгы кайчандыр үзе анда дәваланган кеше булып чыга. Ул төрмәдә өлешчә иркелек ала: берничә китап язуга ирешә.

Дүрт айдан соң, Исфаһан хакиме гаскәрләре Хамаданны ала. Ибн Сина төрмәдән азат ителә, әмма власть башында һаман да табибны төрмәгә яптырган кеше кала. Ибн Сина, аның туганы һәм бер шәкерте, суфиларның кара киемнәрен киеп, Исфаһанга кача. Биредә табибны тантаналы төстә каршы алалар, аны тәбрикләргә әмир Ала уд-Даул үзе чыга. Ибн Синага "бөтен галимнәрнең башлыгы" дигән исем бирелә.

Исфаһанда галим өчен бөтен шартлар тудырыла. Ул биредә "Табиблык фәне нигезләре"н язып бетерә, "Даниш-намә" ("Белемнәр китабы") дигән энциклопедия төзи. Аны рәсми гарәп телендә түгел, ә гади халык телендә яза. Яңа, тагын да төгәл календарь төзи. Моның өчен осталар галим сызып биргән сызымнар буенча төгәл астрономия приборлары ясыйлар. Әмма танылган затның бу бәхете озакка бармый. Әмир Ала уд-Даул чираттагы яуга чыга һәм галимне дә үз янына чакырып хәбәр җибәрә. Ибн Сина әмирне Хамадан юлында куып җитә һәм үзе дә сырхаулап китә. Ашказаны бик каты авырта башлый. Үзе билгеләгән дәва аның хәлен җиңеләйтә, әмма дару ясаучы им-томчы катнашманың составын бутый. Галимнең хәле кинәт авырая. Ул үлеменә әзерләнә: дарулар эчүдән туктый, барлык мал-мөлкәтен ярлыларга өләшә, ә хезмәтчеләренә ирек бирә.

Гасырлар тирәнлегеннән аның үлем алдыннан әйткән сүзләре безгә килеп җиткән:
Кара көлдән алып
күк җисемнәренә кадәр,
Гамәл һәм сүзләрнең
мин хикмәтен аңладым.
Мәкерләрдән мин качтым,
бөтен төеннәрне чиштем,
Тик үлем төенен
мин чишә алмадым.
Ибн Сина 1037 нче елда, ягъни 57 яшендә, Хамадан каласында вафат була.






ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz