Әдәбият. 7 нче сыйныф

Габдулла Тукай "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш"

Тукайның 7 еллык иҗат гомере тоташ батырлыктан тора... Сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән көчле сатирик образлар алып кергән Тукай, әгәр “Яңа Кисекбаш” поэмасыннан башка берни язмаса да, үз эшен эшләгән булыр иде. (Сибгат Хәким)

Исегезгә төшерегез. Поэма - сюжет сызыклары лирик чигенешләр, хис-кичереш һәм мөнәсәбәт белдерү белән үрелеп бара, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр күтәрә торган жанр. Поэмада зур вакыйгалар кайчакта берничә сюжет сызыгы тәшкил итәргә мөмкин, лириклык исә сурәтләнгәннәргә шәхси мөнәсәбәттә, автор-хикәяләүче яки лирик геройның хисләрен, фикерләрен, бәясен ачуда чагыла. Поэмада беренче планга авторның тормышны күрү һәм күрсәтү, бәяләү һәм мөнәсәбәт белдерүе чыга.


Тыңлыйк. Әсәрне Хәким Сәлимҗанов укый:


Сүзлекчә.
1. Яхуд – яхут, яки, яисә.
2. Печән базары - ХХ гасыр башындагы Казандагы базар, анда маллар өчен печән, салам алып килеп сатылган.
3. “Көфер почмагы” - гөнаһлылар, Аллага каршы булган кешеләр җыелган урын.
4. Мөэминнәр - ислам динендәге кешеләр.
5. Микиин – Никитин.
6. Тәкый - янә.

Әсәрне анализлап карыйк.

Әсәрнең язылу вакыты: 1908 ел.
Бу чорга хас вакыйгалар: 1905-1907 елгы революция булып узган. Реакция еллары. Халык таркау, берләшә алмый. Татарча газеталар күп басыла. Милләтне уяту теләге көчәя.
Язучының иҗади югарылыгы ( башлангыч, уртадагы, җитлеккән чоры): шагыйрь - тәнкыйтьче. ”Ялт-йолт” сатирик журналында эшли. Җитлеккән шагыйрь.
Жанры (лиро-эпик): поэма.
Темасы (нәрсә турында): Кисекбаш турында.
Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?): милләтне үз яшәешенә тәнкыйть аша карарга өйрәткән.
Проблематикасы (ничек булмаска тиеш?): милләтнең эшкә ашмас буш, кысыр хәсрәт артыннан йөрүе; изге саналган образларның тискәре, җитешмәгән якларын ачып салу.
Сюжет элементлары.
1) экспозиция (кереш): Казандагы Никитин циркы, Печән Базарының "Көфер почмагы" сурәтләнеше;
2) төенләнеш (интрига): Кисекбашның “Көфер почмагы”на килүе, үзенең тарихын сөйләве, халыктан ярдәм таләп итүе;
3) вакыйгалар үстерелеше: халыкның Казандагы Никитин циркыннан Карәхмәтне чакыртуы, Карәхмәтнең Дию янына китүе;
4) кульминация (иң югары нокта): Кисекбашның камчылы ишан тарафыннан яшь сәүдәгәр кыяфәтенә кайтарылуы;
5) чишелеш ( соңгы нокта): Диюнең бистә ягына очуы, халыкның Карәхмәткә чылбырсыз алтын сәгать бүләк итүе;

Образлар системасы
1) төп һәм ярдәмче образлар: Кисекбаш, базар халкы, Карәхмәт, Дию, камчылы ишан;
2) актив образлар: Карәхмәт, Кисекбаш, Дию; пассив образлар: базар халкы, камчылы ишан;
3) символик образлар: Кисекбаш, Дию, “көфер почмагы”, трамвай.

Печән базары - җәмгыять. Көфер почмагы - җәмгыятьнең иң кара почмагы, аңа гайбәтчеләр, искелек калдыклары керә. Карәхмәт - татар дөньясының үз фикере, үз кыйбласы. Циркта эшли, димәк, ни кушсаң шуны үтәүче - мәхлүк. Кисекбаш - татар дөньясында булган искелек, мин-минлек, наданлык, тәрбиясезлек символы. Трамвай - яшәү символы, яңалык. Дию - поэтик фигура, җыелма образ-символ. Мөселманлыгын беләбез, чөнки башында фәс, башы гөмбәз кебек (мәчеткә охшаган). Дию - кан эчүче, матурлыкны урлаучы образ. Властьны кулга төшергән өлеше - татар җәмгыятенең гөмбәзе. Дию - татарның көчле өлеше. Карәхмәт Диюне җиңә, әмма милләтнең киләчәге авыр булачак, чөнки Дию исән калды (Яңа бистә ягына очып китә). Камчылы ишан - җәмгыятьнең милләтне тәртип кысаларында тотучы өлеше. Татар милләте татар дөньясын саклап калырга тиеш. Татар милләтенең бер өлеше юк-бар эш артыннан йөреп, вакытын бушка сарыф итә. Теләсә кайсы милләтнең проблемасы үз эчендә, шул үз-үзен юкка чыгара. (Бу Тукай сатирасының үзенчәлеге!) Тукайның тәнкыйть объекты - татар үзе. Идея - татар үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәргә тиеш. Проблема әсәрнең исеменә салынган – яхуд Яңа Кисекбаш. Элек тә бу проблема булган. Лирик герой автор белән туры килә, ул - үзфикерле, милләтен кайгыртучы герой. Киселгән баш кире урынына утырмый. Татарның гәүдәсе бар, башы (җитәкчесе) юк. Милләт башын кисү авыр түгел. Бу - классик әсәр. Әсәрнең теле катлаулы, алынмалар күп, сынландыру, гротеск очрый.

Портрет: Кисекбаш.
Интерьер: Казан күренеше.
Табигать күренешләре: Кабан күле.
Әсәрнең теле (антонимнар,синонимнар һ.б.): гарәп-фарсы алынмалары күп кулланылган, кушымчаларның иске төрләреннән файдалана.
Тел-сурәтләү чаралары (чагыштыру, кабатлау, метафора): сынландыру (кәләпүшләр, он капчыклары, тиреләр елый), гипербола (Кисекбашта мең вагон сыра пары һ.б.).
Әсәрнең әһәмияте: татар милләтен үз яшәешен тәнкыйть аша күрсәткән әсәр.
Тәрбияви кыйммәте: милләтнең үзаңын үстерү.
Эстетик кыйммәте: нәзыйрәчелекнең гүзәл үрнәге.
Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны: татар әдәбиятында сатирик әсәрнең өлгесе булуы белән әһәмиятле.




Әлеге әсәргә нигезләнеп, Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт Яшь тамашачы театры "Печән базары" исемле спектакль куйды. Режиссеры - Ренат Әюпов.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-10-12 20:02:08 МИЛӘҮШӘ: БИК ОШАДЫ. РӘХМӘТ.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz