Әдәбият. 7 нче сыйныф

Фатих Хөсни "Йөзек кашы"

Әсәрнең кыскача сюжеты

Повестьтагы вакыйгалар Айдар исеменнән сөйләнә. Төп өлеш Айдарның хатыннан гыйбарәт. Әсәр билгесез авторның Айдар Корбанов кабере янында басып уйланып торуы белән башланып китә.
Айдар алма сатучының кызы Вәсиләне күрә, аның гүзәл кыз булуын чамалап ала. Аңарда бу чибәр кыз белән очрашып аралашу теләге уяна, соңрак ул Вәсиләгә гашыйк була. Сабантуйдан соң, көтмәгәндә, кыз белән очрашу бәхетенә ирешә. Алар арасына Айдарның Госман исемле дусты керә. Ул Айдардан көнләшә, күптән эшләгән явызлыгы өчен үч алу уты белән яна һәм гашыйкларга каршы астыртын гына көрәшә башлый. Айдар моны белми, ул аны үзенең дусты дип санавын дәвам итә.
Айдар яраткан кешесе белән матур тормыш корырга тели. Хыялын тормышка ашыру өчен, шахтага акча эшләргә китеп бара, сөйгәненә белдерми. Өс-башларын ясап, матур итеп киенеп кайткач, Вәсиләне күрергә дип барган җирендә авыл егетләре белән сугыша. Шушы вакыйгадан соң, кабат авылдан китеп бара. Ике елдан соң гына әйләнеп кайта һәм Вәсиләнең кияүгә чыгарга җыенганын ишетеп ала. Алар очрашалар. Айдар яраткан кызын урлап кайтырга була. Вәсилә дә моңа ризалыгын бирә. Туйның кызган вакытында Госман үзенең мәкерле уен тормышка ашыра: ул Вәсиләнең кашлы йөзеген урлый һәм аны Айдарга күрсәтә. Кызу канлы Айдар туй кичендә Вәсиләне ташлап чыгып китә һәм шул китүдән кире авылга әйләнеп кайтмый. Шул ук вакытта аның Вәсиләгә булган ярату хисе дә сүрелми. Әти-әнисенә акчалата ярдәм күрсәтеп тора. Тиздән сугыш башлана. Алар Госман белән бер частька эләгә. Сугышчан бурычын үтәгәндә, Госманның чын йөзе ачыла. Айдар дустының түбәнлеккә төшүен күтәрә алмый һәм өстенә граната ыргыта, соңыннан үзе дә үлә.

Айдар белән бәйле сюжет сызыгын вакыйгаларга бүлик:

1) “Алма сатучылар килү”. Алма сатучының кызы, әтисе күрмәгән арада, иң эре, иң матур алманы Айдарга ыргыта, ләкин Госман, алма кыз кулыннан ялгыш төшеп китте дип, Айдарның кәефен җибәрә. Димәк, бу бүлектә каршылык – Айдар белән Госман арасында. Әлеге каршылыкта Госманның көнчелек сыйфаты күренә. Нәселгә кушамат тагылу тарихын сөйләгәндә, Айдарның да дуамаллыгы күренә башлый.
Алма сатучыны, аның кызын тасвирлаган, Айдарның шул вакыттагы кичерешләре сурәтләнгән урыннарны тагын бер кат күздән кичерегез, авторның осталыгына игътибар итегез.

2) “Ат чабышында”. Биредә дә каршылык Госман белән Айдар арасында булыр. Госмандагы мәкер, усаллык, Айдарның дөреслек өчен көрәшүче, кызу канлы, башта эшләп, аннары гына уйлый торган кеше булуына игътибар итегез. Ат чабышы сурәтләнешен анализлагыз, авторның хәрәкәт, киеренкелекне бирү өчен ниди чаралар кулланганын әйтегез.

3) “Шахтада”. Айдар белән техник арасында булган каршылыкта Айдарның дуамаллыгы. Кызулык сыйфатлары, нинди юллар белән булса да, үз дөреслеген урнаштырырга омтылуын күрербез. Өзектән Айдарның эш сөючән, тәвәккәл, сүзендә торучы егет икәнен раслаучы мисаллар табыгыз. Айдар белән авыл егетләре арасында килеп чыккан каршылыкта Айдар холкына хас нинди сыйфатлар өсти алырсыз?

4) “Кыз урлау”. Айдар белән Госман арасында чыккан каршылыкта холык-фигыль бәрелешен күзәтегез. Айдардагы кызулык һәм Госмандагы мәкернең ике кеше тормышын, бәхетле киләчәген, мәхәббәтен җимереп ташлавын вакыйгалар аша аңлатыгыз.


Күренеп торган катнашучылар: Айдар, Госман, Вәсилә, Исмәгыйль, Ниса түти, Мамалай егетләре, ханым, кибетче Зариф малае һ.б.
Төп геройлар: Айдар, Вәсилә, Госман.

Айдар матурлыкны күрә белә (алма сатучы кызның матурлыгын күреп бәяли белде), самими, кызу канлы, эчкерсез, дуамал. Бу сыйфаты аның сабан туенда, шахтада, туй вакытында, сугышта күренә. Матурлыкка бөтен күңеле белән гашыйк кеше. Куйган максатына ирешү өчен, авырлыклар алдында югалып калмый. Эш сөючән егет, тәвәккәл, тискәре сыйфатлары да күп.
Вәсилә сабыр, түземле, кешелекле.
Госман көнче, мәкерле, үчле, сөйкемсез, күңеле белән ямьсез кеше.


Йомгак ясыйк

Әсәр кеше язмышы, язмышның холыкка бәйле булуы турында.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2013-02-21 19:49:41 Динара: Бик якшы инша.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz