Әдәбият. 7 нче сыйныф

Дәрдемәнд

1859 ел, 23 ноябрь - Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында дөньяга килә.
1862 ел - Мөхәммәтсадыйк гаиләсе белән Орск өязендәге Юлык авылына күчә.
1869 елда - абыйсы белән Урал тауларыннан алтын казыта башлаганнар.
1880 ел - Закир мәдрәсәне тәмамлый.
1881 ел ахыры - әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
1884 ел - беренче иҗат тәҗрибәсе – «Каргалының Сибгатулла хаҗига мәктүб».
1898 елда - мәһабәт итеп таш мәчет торгызалар.
1905 ел - абыйлы-энеле Рәмиевләргә типография оештыру турындагы план гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра.
1906 ел, 21 февраль - алар Оренбургта «Вакыт» исемле көндәлек газета чыгара башлыйлар. «Каләмгә хитап».
1908 ел, гыйнвар - «Шура» исемле әдәби-иҗтимагый журнал чыга. «Кораб» шигырен яза.
1911 ел, 22 август - шагыйрь Дәрдемәнд Оренбург округ судының следователенә чакыртыла.
1906 - 1912 еллар - Дәрдемәнднең кырыкка якын шигыре дөнья күрә.
1921 ел, 9 октябрь - шагыйрь Орск шәһәрендә вафат була.





Горизонталь буенча.
1. Әдипнең әнисенең исеме ничек?
2. Бертуган абыйсының исеме ничек?
3. Дәрдемәнд кайсы авылда укый башлый?
4. Шагыйрь туган авыл ничек атала?
Вертикаль буенча.
1. Әдип нинди журнал чыгара?
2. Дәрдемәнднең тормыш иптәше кем исемле булган?
3. Шагыйрьнең чын исеме ничек?
4. Шагыйрь нәшер иткән газета ничек атала?




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz