Әдәбият. 7 нче сыйныф

Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять"

Сюжет элементлары

Әсәрдә бер сюжет сызыгы бар.

Пролог (кереш сүз): Акъәбинең кизәк җыюы.

Экспозиция (башлам): Акъәби турында сөйләү, әбинең авылдагы тормышы.

Төенләнеш: авырып китүе.

Вакыйгалар үстерелеше: Акъәбине шәһәргә алып килү, авырып яту.

Кульминация (иң югары нокта): әбинең васыять әйтергә теләве, васыять үзе.

Чишелеш: үлем.

Эпилог (соңгы сүз): әйбер-истәлекләр язмышы (Акъәбинең авылдан сандыгы килү, Миңлебай картның сүзләре).

Әлеге сюжетта өч зур өлеш, вакыйга бар:
1) Акъәбинең авылдагы тормышы;
2) Шәһәрдә авырып ятуы;
3) Үлеме.

Акъәби һәм Миңлебай образлары ярдәмендә өлкән буын кешеләренә хас сыйфатларны аерып чыгарыгыз. Моның өчен Акъәби һәм Миңлебай картның далада очрашу күренешенә (хикәянең башында), Акъбинең васыяте, Миңлебай картның әсәр ахырында әйткән сүзләренә игътибар итегез.

Өлкән кешеләргә тагын кемне кертер идегез. Яшь ягыннан туры килмәсә дә, шагыйрь образын рухи хасияте белән өлкән буынның бер вәкиле итеп карап буламы? Игътибар итегез: шагыйрь җаны-йөрәге белән өлкән буынга якын тора, ул шушы байлыкны урта һәм яшь буынга тапшырырга тиешле кеше, ләкин чынбарлыкта аны аңламыйлар. Урта һәм яшь буын образларына кемнәрне кертерсез?

Урта буынның туган җирдән, өлкән буын өчен изге төшенчәләрдән ераклашу сәбәпләрен күрсәтегез. Яшь буынның картлар белән аңлаша-аралаша алмау сәбәпләрен ачыклагыз.

Ничек уйлыйсыз: васыять ни өчен әйтелми?

Игътибар итегез: васыять тыңламауның тышкы сәбәпләре дә бар.
Гөлбикә –> дөреслектән курка <– Акъәби
Кияү –> үзен борчырга теләми <- Акъәби
Килен –> татарча аңламый <– Акъәби
Сафуан балалары –> тел белми <– Акъәби
Гөлбикә балалары –> кечкенәләр <– Акъәби
Уйлап карагыз: автор ни өчен төп героена исемне Акъәби дип сайлады икән? Аның эчке мәгънәсе турында фикер йөртегез.

Акъәби үлгәннән соң, аның балалары, буыннарга тапшыру өчен, бүре тотканда кулланыла торган камчыны сайлап ала. Карчык исә, матур киемнәр, бизәнү әйберләрен васыять итәргә теләп, камчыны хәтергә дә алмый. Ничек уйлыйсыз: ни өчен балалары камчыны сайлый, сез аны нәрсә символы итеп күрәсез?
Игътибар итегез: әдәби әсәрләрдә камчы күпчелек очракта явызлыкны белдергәндә кулланыла. Акъәбинең дә балалары матурлыктан баш тартып, аны театрда, музейда карый торган бизәккә әйләндерә. Камчы – яра сала торган да корал. Әйтерсең лә язучы, хикәядә күтәрелгән проблемаларны искәртеп, безнең күңелләргә дә эз сызып куя.

Уйларыбызны түгәрәклик.
Әсәр ни өчен “Әйтелмәгән васыять” дип атала?
Автор хикәяне ни өчен Миңлебай сүзләре белән тәмамлый? Ут символына салынган мәгънәне ачыклагыз.
Шагыйрь – халыкның өметеме, ярасымы, әллә...?
Язучы ни өчен хикәяне кылганнар турында сөйләү белән башлаган?


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz