Әдәбият. 11 нче сыйныф

Туфан Миңнуллин "Әниләр һәм бәбиләр" (1984)

Әсәрдәге пресонажлар исемлегенә игътибар итегез. Биредә бары тик хатын-кыз персонажлар гына катнаша, чөнки вакыйгалар бала тудыру йортында бара. Драматург бала тудыру күренешенә сәхнә ярдәмендә мәдхия укый.

Сораулар һәм биремнәр.

1. Әсәрнең кыскача сюжетын бәян итегез.
2. Күтәрелгән темалар.
3. Төп мәсьәләләр.
4. Табигать хатын-кызга бик зур изге бурыч – бала табып, үзенең нәселен дәвам итү бурычын йөкләгән. Унике бала анасы Гөлфинә, сигез ел буе бала көтеп, ниһаять, үз теләгенә ирешкән Валентина, яшьлегендә яраткан кешесен табып, гаилә кору бәхетенә ирешә алмаса да, ана булырга омтылган Алтынчәчләрнең ана вазифасына мөнәсәбәтләрен репликаларга таянып ачыгыз.
5. Гөлфинә һәм Дилемма образларының әхлакый капма-каршылыгын күрсәтегез. Ни өчен драматург Гөлфинәне унике бала анасы иткән? Югыйсә, алты-җиде баласы гына булса да, ул безнең көннәрнең күп балалы анасы булыр иде бит.
6. Дилемма кебек таш бәгырьлеләрне кемнәр үстергән?
7. Сез ничек уйлыйсыз: тәрбиядәге нинди җитешсезлекләр һәм гафу ителмәслек хаталар Дилеммада таш бәгырьлелек, үзе турында гына уйлаучы эгоистлык тууга сәбәпче булган?
8. Дилемманың яңа туган баласына тере богауга булгандай мөнәсәбәте һәм “баланы дәүләт тәрбияләргә тиеш” дигән фәлсәфәсе белән сез килешәсезме?
9. Әсәрдәге бишек җыры табигатьтәге иң олы мәхәббәтне – ана һәм бала мәхәббәтен чагылдыручы символик образ. Һәр персонажның бишек җырына мөнәсәбәтен ачыклагыз. Әсәрдәге Бала тирбәтүче ике ана образы нинди роль уйный?
10. Безнең халыкта ялгыз аналарга карата төрле караш яши. Кемнәрдер аларны кызгана, кайберәүләр аларга бераз җилбәзәгрәк дип карый, ә кайсылары ирсез бала табучыларны үзенчә хөкем итә, әхлаксызлыкта кискен гаепли. Бу җәһәттән Алтынчәч образы автор тарафыннан ничек сурәтләнгән? Алтынчәчне бу гамәлгә этәргән сәбәпләрне ачыклагыз.
11. Гөлфинә, Алтынчәч, Валентина тудырган балалар киләчәктә бәхетле булырмы?
12. Белгәнебезчә, әсәр ахырында Дилемманың баласын алырга ире һәм кайнанасы килә. Бу сабыйны киләчәктә нинди язмыш көтә?
13. Баш табиб булсагыз, баланы тәрбияләргә кемгә бирер идегез?
14. Киләчәктә гаилә төзүдә, әти һәм әни дигән җаваплы вазифага әзерләнүдә “Әниләр һәм бәбиләр” драмасының нинди ярдәме бар?








ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz