11 нче сыйныф

Туфан Миңнуллин


     Т.Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавына, табигать биргән талантыннан тыш, әтисенең дә тәэсире булган. Габдулла абзый гомере буе китап яраткан, яшереп кенә шигырьләр дә язган. Әти-әнисенең әдәбиятка ихтирамы, малайга Туфан исеме кушудан башлап, олыгайгач та дәвам итә.

     Т.Миңнуллин Казакъстан якларыннан кайткач, бер төркем иптәшләре белән (Р.Таҗетдинов, Н.Ихсанова, Ә.Шакиров, Р.Шәрәфиев, Н.Дунаев, Г.Әсәнгулова һ.б.) 1956 – 1961 нче елларда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Театр училищесында укып кайта. Инде беренче пьесаларын язып караган Т.Миңнуллин башта театрда артист булып эшли, аннары үзен журналистикада сынап карый. 1964 – 1967 нче елларда Казан телевидениесендә редактор, соңрак “Чаян” журналында әдәби хезмшткәр булып эшләгәндә аның күп санды хикәяләре, юморескалары, фельетоннары, кече күләмле сәхнә әсәрләре – скетчлары дөнья күрә. Әдипнең драматургиягә килү юлы әнә шулай шактый әйләнгеч булып чыга.

Т.Миңнуллин әсәрләренең тематик яктан бүленеше:
1. Тарихи: “”Канкай улы Бәхтияр”
2. Замандашларыбыз тормышы: “Ир-егетләр”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Адәм баласына ял кирәк”
3. Авыл-колхоз: “”Кырларым-тугайларым”, “Без бит авыл малае”
4. Нефтьчеләр тормышы: “Монда тудык, монда үстек”
5. Мәктәп-мәгариф: “Үзебез сайлаган язмыш”
6. Тарихи шәхесләр: “Моңлы бер җыр”, “Без китәбез, сез каласыз”
7. Буыннар бәйләнеше, әхлакый сафлык, Ватан һәм үз алдыңдагы бурычыңны үтәү: “Нигез ташлары”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”
8. Катнаш никах: “Илгизәр плюс Вера һ.б.

Әдип актив иҗат иткән жанрлар (әсәр исемнәре белән тулыландырыгыз)
1. Сатирик комедия: ...
2. Җитди комедия: ...
3. Лирик комедия: ...
4. Шаян комедия: ...
5. Моңсу комедия: ...
6. Интеллектуаль драма: ...
7. Социаль драма: ...
8. Фәлсәфи-публицистик драма: ...
9. Балалар өчен язылган пьеса: ...

(Ә.М.Закирҗанов буенча)


Т.Миңнуллинның тулы күләмле пьесалар исемлеге

(Язылу датасы буенча. Җәяләр эчендә жанрга автор билгеләмәсе бирелгән.)
1962
“Безнең авыл кешеләре” (комедия) – Минзәлә татар дәүләт драма театры
1963
“Азат” (әкият-пьеса) – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1965
“Күрше кызы” (драма) – Әлмәт дәүләт драма театры
1968
“Миләүшәнең туган көне” (драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Йөрәк янар өчен бирелгән” (драматик хикәя) – Татар дәүләт күчмә театры
“Нигез ташлары” (комедия) - Татар дәүләт күчмә театры
1970
“Диләфрүзгә дүрт кияү” (тамаша) - Әлмәт дәүләт драма театры
1071
“Ир-егетләр” (драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1973
“Үзебез сайлаган язмыш” - Татар дәүләт күчмә театры
“Уйланыр чак” (драма) - Татар дәүләт күчмә театры
1975
“Канкай углы Бәхтияр” (тарихи драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Китәр юлың еракмы” (драма) – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
1976
“Әлдермештән Әлмәндәр” (моңсу комедия) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Ак тәүбә, кара тәүбә” (комедия) - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
“Дуслар җыелган җирдә” (драматик хикәя) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1978
“Кырларым-тугайларым” (драматик хикәя)- К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
“Ай булмаса, йолдыз бар” (драматик хикәя) - Әлмәт дәүләт драма театры
“Яшьлегем – җүләрлегем” (моңсу комедия) - Әлмәт дәүләт драма театры
1980
“Адәм баласына ял кирәк” (драматик повесть) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1981
“Моңлы бер җыр” (публицистик драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1982
“Монда тудык, монда үстек” (драматик повесть) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Бәйләнчек” (сатирик комедия) - Әлмәт дәүләт драма театры
1984
“Әниләр һәм бәбиләр” (драматик хикәя) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1983 – 1985
“Без бит авыл малае” (комедия) - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
1985
“Яшьлек белән очрашу” (драма) - Әлмәт дәүләт драма театры
1986
“Без китәбез, сез каласыз” (драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1987
“Үткән еллар, көткән юллар” (“Вөҗдан газабы”) (драматик хикәя) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1988
“Ат карагы” (драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Авыл эте Акбай”, “Акбай һәм сарык малае”, “Акбай, Тәмлетамак һәм этбүреләр”, “Акбай һәм Кыш бабай”, “Акбай нигә күңелсез?” (пьесалар) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1989
“Гармун белән скрипкә” (“Гармун уйный беләсеңме?” (детектив комедия) - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
1991
“Илгизәр плюс Вера” (драматик хикәя) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Җен алыштырган” (пьеса) – Уфа яшьләр театры
1992
“Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел” (сатирик комедия) - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
“Кулъяулык” (музыкаль драма) - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
1993
“Хушыгыз!” (драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1995
“Шүрәле-җанкисәгем” (“Җанкисәккәем”) (комедия) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Гөргөри кияүләре” (этногрфик комедия) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1996
“Сөяркә” (драматик хикәя) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Әлмәт дәүләт драма театры
1997
“Йөрәк маем” (этногрфик-музыкаль комедия) - - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1998
“Шәҗәрә” (драма) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
1999
“Агыла да болыт агыла...” (драматик фрагментлар)
2001
“Эзләдем, бәгърем, сине” (мелодрама) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
“Исәнмесез” (лирик комедия) - Әлмәт дәүләт драма театры
2002
“Саташу” (драматик хикәя) – Чаллы дәүләт драма театры
“Айбикә” (пьеса-риваять)
2003
“Шулай булды шул” (моңсу комедия) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
2004
“Галиябану - сылуым-иркәм” (моңсу комедия) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
2006
“Алты кызга бер кияү” (моңсу комедия) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
2006
“Мулла” (драма) - Минзәлә дәүләт драма театры
“Дивана” (трагифарс) - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

(Г.Ә.Шакирова буенча)



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz