11 нче сыйныф

Туфан Миңнуллин
"Әлдермештән Әлмәндәр"
(1976)


Әсәрнең сәхнә уңышы

    Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе беренче мәртәбә 1976 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Спектакльнең режиссёры – Марсель Сәлимҗанов. Музыканы Фуат Әбүбәкеров яза. Әлмәндәр ролендә – СССР, РСФСР, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Биктимеров, Әҗәл ролендә Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев уйный. Шул көннән башлап, спектакль аншлаг белән бара башлый.     Спектакль мең тапкырдан артык куелды. Мондый сәхнә бәхетенә ирешкән спектакльләр бик аз. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәгә менгергән Әлмәндәр карт һәм Әҗәл арасындагы көрәш башка театрларда да дәвам итә. Мари дәүләт, Калмык дәүләт драма, Горький, Әстерхан, Мурманск, Новокузнецк шәһәрләренең рус драма театрларында алар мари, калмык, рус телләрендә үзара тартыша-бәхәсләшә башлый. Ә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында барган спектакль сәнгать өлкәсендәге иң зур бүләкләрнең берсенә лаек булды. 1979 елда режиссёр М.Сәлимҗанов, автор Т.Миңнуллин, төп рольне башкаручы Ш.Биктимеров К.Станиславский исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнделәр. Әҗәл ролендә – Равил Шәрәфиев, Өммияне Нәҗибә Ихсанова, Хәмдебану ролендә Рәшидә Җиһаншина уйнап, кабатланмас образлар тудырдылар. Гөлфирә – Йөзембикә, Мансур, Илсур рольләрендә берничә буын артист алышынды. Әмма Алсу Гайнуллина иҗат иткән Йөзембикә үзенең эчкерсезлеге, Әлмәндәргә булган мәхәббәтнең сафлыгы, изгелеге белән күңелләргә кереп калды.

    Сюжет - композиция үзенчәлекләре

    Пролог. Газраил үзе янына Әҗәлне чакыртып, аны Әлдермешкә командировкага җибәрәчәге турында хәбәр итә.
    Экспозиция. Әлдермеш авылында Әлмәндәр карт үз бакчасында дача төзеп ята. Яше 91 булуга карамастан, күңеле көр, кулыннан эш килә, малае-килене белән бергә яши.
    Төенләнеш. Кинәт аның янына Әҗәл килә, Ходайның кодрәтеннән узып бер ел артык яшәгәнлеген әйтә, повесткага кул куярга куша.
    Вакыйгалар үстерелеше. Әлмәндәр повесткага кул куярга ашыкмый, эшлисе эшләрем бар, ди, Әҗәлне дә эшләргә мәҗбүр итә, бергәләп такта ышкылыйлар. Эш барышында Әлмәндәр картны колхозга эшкә чакыралар, Хәмдебану әби белән шаярып ала, улы Искәндәр, килене Өммия белән диалоглар бирелә. Әҗәл Әлмәндәрнең булганлыгына, шат күңеллелегенә соклана, аңа ышана башлый һәм Әлмәндәр салган ачы балны эчеп йокыга китә. Әлмәндәр карт шуны гына көтеп тора һәм Антоновка авылына дусты Евстигней белән хушлашырга китә. Әҗәл аны эзләп таба, әмма алып китәргә ашыкмый. Күңелең яктыда булгач, үлемең дә яктыда булсын, ди. Әлмәндәр Әлдермешкә кайтып, бер төн эчендә иң якыннары белән хушлашып чыга.
    Кульминацион нокта. Илсур җырлаган чагында, Әлмәндәр Әҗәл янына барып повесткага кул куя. Тамашачы Әлмәндәр кебек изге күңелле кешенең дөньядан китүенә уфтана, шуңа күрә әсәрдәге көлке моңсу көлкегә әйләнә. Күздән яшь чыгара торган көлке әсәр ахырында туа.
    Чишелеш. Әлмәндәрнең үлеме. Эпилогта Әлмәндәрнең теге дөньяда да шаян булып калуы күренә.

    Биремнәр

    Әсәрне игътибар белән укып чыгыгыз, спектакльне карагыз.
    Биремнәрне үтәгез, сорауларга җаваплар әзерләгез.


    1. Иң мөһим репликалардан торган сюжет сызыгы төзегез һәм сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.

    2. Пьесаның башыннан ахырына кадәр Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында барган конфликт төп эчтәлекне тәшкил итә. Әлеге конфликтны көчәйткән, образларның характер үзенчәлекләрен, тормыш максатларын, яшәү рәвешләрен танып белергә ярдәм иткән каршылыклар системасын ачыклагыз.

    3. Эчтәлектән, төп конфликттан, каршылыклар ситемасыннан әсәрнең темасын билгеләгез.

    4. Темадан чыгып, проблеманы ачыклагыз.

    5. Сораулар һәм биремнәр:
- 91 яшьлек Әлмәндәр картның гомерен алырга килгән Әҗәл белән танышлык дәрәҗәсе нинди? Алар моңа кадәр кайчан һәм кайда танышкан булганнар?
- Ни өчен Әлмәндәр карт, картлыгы аркасында үзе катнаша алмаса да, Бөек Ватан сугышы чорын һаман ләгънәт белән искә ала? Аның күңел яраларын тоеп, бу хактагы репликаларны табып укыгыз.
- Әлмәндәрнең сугыш – яшәү – үлемгә мөнәсәбәте бигрәк тә кайсы репликаларда ачыла?
- Әлмәндәр кәгазьгә кул куярга теләмәвен ничек аңлата? Инде 91 яшенә җиткән картның мондый аңлатмасы сезгә сәер тоелмыймы?
- Нәрсәләр Әлмәндәр карт өчен яшәү, көч-куәт чыганагы булып тора?
- Илсурны сез киләчәктә нинди итеп күз алдына китерәсез? Аны Әлмәндәргә алмашка үсә торган яшь буын дип уйларга нинди нигез бар? Моны автор нинди алымнар белән белдерә?
- Ил карты Әлмәндәр үлгәннәргә карата нинди мөнәсәбәттә тора? Бигрәк тә нинди сәбәпләр Әлмәндәрне үлгәннәр турында уйланырга мәҗбүр итә? Йөзембикәне символика белән өретеп биреп, автор нәрсәгә ирешә?
- Ни өчен Әҗәл куелган максатка тизрәк ирешү юлын эзләми, берөзлексез көтәргә әзерлеген әйтә, ташламалар ясый? (Әҗәлнең Әлмәндәргә характеристика биргән репликаларын, Әҗәл – Әлмәндәр, Әҗәл – Фәрештә диалогларын рольләргә бүлеп укыгыз.)

    6. Фикерләшүләрдән чыгып, әсәрнең жанрын, жанр төрен билгеләгез.

    7. Бирелгән репликаларга таянып, Әлмәндәрнең характер сыйфатларын билгеләгез, җавапларыгызны гомумиләштерегез.
1) “Юк, әлеге көнгә хәтле, шушы яшемә җитеп, сүземне аста калдырмадым, хатын-кыздан көлдермәдем” - ...
2) “Танымаган кешегә кул бирергә ашыкмыйм” - ...
3) “Үз эшемне кешегә калдырганым юк” - ...
4) “Ул мине мыскыл итте, эш бирми, син инде рәхәтләнеп ял ит, ди” - ...
5) “Чир ул яткан кешене эзләп йөри, эшләгән кешедән курка” - ...
6) “Эшлисе эшләрем бар” - ...
7) Әлмәндәр Өммиягә: “Җиде бала үстереп, балалар яратмыйсың. Алар булмаса, бу дөнья ни чуртыма” - ...
8) “Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Минем аркада күпме кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?” - ...
9) “Юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады” - ...
10) “Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта” - ...

    8. Сезнеңчә, Әлмәндәр бәхетлеме? (Башта Әлмәндәр бәхетенә комачаулаучы, аннан соң аны бәхетле иткән вакыйгаларны санагыз.)

    9. Сезнең бабайларыгызның Әлмәндәргә охшаган яклары бармы?

    10. Мондый аксакал карт образлары Т.Миңнуллин пьесаларында тагын бармы? Аларның барысы бергә туплаган төп сыйфатны аерып чыгарыгыз.

    11. Халык иҗатында Әлмәндәр картка охшаган образлар очратканыгыз бармы? (Хуҗа Насретдинны искә төшерегез.)

Әлмәндәр кебек ил картлары – хезмәт иясенең намусын, әхлак сафлыгын үзләренә туплаган аксакаллар. Алар берсе дә идеаль геройлар түгел, ялгышулары, бүтәннәргә җайсызлык китерүләре дә мөмкин. Тик халкыбызның буыннан-буынга килгән әхлак сыйфатларын җыйган бу картлар белән горурланмый, аларга сокланмый, аларның тормышта никадәр кирәклеген танымый мөмкин түгел.

Сәхифә Г.Ә.Шакированың методик киңәшләренә нигезләнеп төзелде.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz