11 нче сыйныф

Ринат Мөхәммәдиев

"Кенәри - читлек кошы"
Әсәрнең кыскача сюжеты

      Аэропортта Асия бер ир кеше белән таныша. Ир Асиягә бик ошый. Ул Арслан исемле. Ул Асияне очрашуга чакыра. Алар шулай Казанга бергә кайталар. Арслан үзенең телефон номерын калдыра.
      Асия – шәһәр кызы, аның әнисе мәктәптә завуч, ә әтисе елгада йөзүче, өйгә сирәк кайта. Асия бик яхшы укый. Мәктәптә яшьтәшләре бик матур киенә, егетләр белән йөриләр. Ә болар барысы да Асия өчен түгел. Кыз иптәшләренә кызыгып үсә. Укуын тәмамлагач, әнисе аны мединститутка кертә. Әмма Асиянең монда укыйсы килми.
      Асия бик чибәр була. Ул егетләр белән йөри башлый, дуслары белән төрле бәйрәмнәрдә булалар. Беренче курсны тәмамлагач, каникулда Әстерханга бара. Анда бер егет белән таныша, алар очраша башлыйлар. Ләкин бу егет аны алдый: үзенеке итә.
      Асия укуын ташлый, ләкин башта бу турыда әнисенә әйтми. Соңыннан гына әйтә.
Асиягә бу тормыш ошамый башлый, туйдыра. Ул кияүгә чыгу турында уйлана. Ләкин мондый кызлар ресторанга йөрү өчен генә кирәк. Күршесендә Сания исемле бер апа яши. Ул кенәриләр асрый. Ул Асиягә: “Кенәриләр бары тик читлектә генә яши алалар”, - ди.
      Асия эш эзли, әмма таба алмый. Сания аңа ярдәм итә. Ул үзе “Таһир-Зөһрә” исемле данлыклы тегү ательесында эшли. Асияне дә шунда эшкә урнаштыра. Сания Асияне туганы Фидаил белән таныштыра.
      Фидаил – авыл егете, әтисе юк. Армиядән кайткан. Казанга эшкә урнашырга дип килә, шунда кала. Асия башта Фидаилне ошатып бетерми, аннан көлеп йөри. Соңыннан Фидаилгә кияүгә чыгарга ризалаша. Аларның Алмаз исемле уллары туа.
      Асия Арслан белән очраша башлый. Ул бик бай була. Алар бергәләп дачага йөриләр, шунда очрашалар. Асия улын бөтенләй оныта. Дачада “кенәриләр” һәм “арсланнар” була. “Арсланнар” – Лев Белялыч, Капкаев, Борис. “Кенәриләр” арасында Асиянең классташы Юля да була.
      Аларның дачасын наркоман Җантимер саклый. Пароль урынына “арсланнар” аңа наркотик алып килә торган булалар.
      Фидаил – төзелеш базасы директорының шоферы була. Ә ул директор Капкаев белән дус була. Кирәк вакытта ул үзенең машинасын һәм шоферын Капкаевка биреп тора торган була. Шулай берсендә Капкаевны дачадан алырга килгәч, Фидаил Асия белән Арслан Сәхиповичны күреп ала һәм алар утырган машинаны бәрдерә. Аннан Фидаилне эшеннән куалар. Ул грузчик булып эшкә урнаша. Фидаил Асиянең хыянәтен бик авыр кичерә. Асия берничә көн өенә кайтмый.
      Бервакыт, Фидаил кечкенә чагында, аларның авылына эт атучылар килә. Фидаил этен саклап кала алмый, Юлдашны аталар. Фидаил үзенең этен атып үтерүченең йөзен исендә калдыра, онытмый.
      Грузчик булып эшли башлагач, Фидаил Гыйлем исемле бер абзый белән таныша. Бу кеше Фидаилнең этен үтерүче кеше булып чыга. Гыйлем Фидаилгә аңлатырга тырыша. Фидаил Гыйлемнең өенә килеп йөри башлый, үзенең тормышы, улы турында сөйли. Фидаил Гыйлемнең улы Җантимер икәнлеген төшенеп ала. Бу турыда Гыйлемгә әйтә. Гыйлем улын эзләп чыгып китә, аны таба. Улының наркотикларын күрә, аларны идәнгә коеп төшерә. Җантимер әтисен танымый, әтисенә этләрне котыртып талаттыра.
      “Арсланнар” Җантимерне кисәтеп куйган булалар, куркыныч янаганда яки милиция килеп чыкканда, хлопушка шартлатырга, сигнал бирергә дип. Дачага таксист белән Фидаил дә килә. Җантимер моны милиция дип уйлап, “арсланнар”га сигнал бирә. Ә “арсланнар” качу юлын эзли башлыйлар. Ике кешелек көймәгә барысы да утырмакчы булалар, этешәләр, төртешәләр. Чайкалып китеп, Юля суга чума, үзе белән Асияне дә өстери. Юля яхшы йөзә, икенче ярга йөзеп чыга. Асия Арсланнан ярдәм сорый, әмма Арслан аңа ярдәм итми, китеп бара. Фидаил күл буена килеп җиткән була. Ул Асияне коткара, судан алып чыга. Берүзен калдырып китеп бара. Бу аларның соңгы очрашулары була.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz