11 нче сыйныф

Мөхәммәт Мәһдиев


     “Бәхилләшү” повестеның үзенчәлекле яклары

     Автор көндәлек вакыйга-күренешләрне тормышчан детальләр, кызыклы ситуацияләр аша бирә, гыйбрәтле язмышларны күз алдыннан үткәрә.
     Повестьта сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы вакытлар хәзерге заман белән бәйләнештә, еш кына каршылыкта биреләләр.
     Проблемасы – табигатьтәге, социаль тирәлектәге һәм кешеләрдәге югалган гармониягә кире кайтырга теләү (М.Вәлиев буенча). М.Мәһдиев кешенең бүгенгесен һәм киләчәген табигать белән мөнәсәбәткә бәйләп карый. Табигатькә ясалган зыян өчен тирән борчылса, аның кеше рухын сафландыргыч тәэсирен күреп, чиксез шатлана.
     Әсәрдә тоташ сюжет булмаса да, ул композицион төзек. Беренче карашка аерымланып торган вакыйгалар автор образы аша төгәлләнгән композицион төзелмә хасил итәләр. Әдип “тартмалы композиция” алымы (характер-язмышларны мөстәкыйль вакыйга буларак аерым бирү) белән эш итә.
     Автор һәр бүлек ахырында дип әйтерлек гомумиләштерелгән нәтиҗәләр ясап бара.
     М.Мәһдиев үзенең яшьлеге, яшүсмер еллары үткән, үзе генә белгән татар авылы, аның кешеләре белән бәхилләшә, шуңа күрә әсәргә “Бәхилләшү” дип исем биргән.
     “Мәһдиев теле – милли байлыгыбыз”, - дип яза А.Гыйләҗев. Әдип халыкның күпгасырлык хәзинәсен белеп, оста тоемлап яза. Теле шома, җор, халык иҗаты үрнәкләреннән, гыйбарәләрдән, чагыштырулардан иркен файдалана.


М.Мәһдиев әсәрләренең үзенчәлекләре:

- күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр сузылып бара торган сюжет сызыгы юк;
- вакыйгалар күчеп йөрү сәбәпле, тоташ конфликт бирелми;
- кеше характерлары, тормыш детальләре көн күрү күренешләре аша ачыла;
- язу стилендә реализм һәм юмор, драматизм һәм лиризм аралашып, үзара берегеп бара;
- теле гаҗәеп халыкчан, бор, кинаяле, күп бизәкле һ.б.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz