11 нче сыйныф

Мәхмүт Хәсәнов
"Язгы аҗаган" романы


Түбәндәге сораулар буенча Гази образына бәя бирегез.
1. Гази ни өчен Гөлүсәгә өйләнә алмый? Сәбәпләрен күрсәтегез.
2. Аның язмышында Кадыйр нинди роль уйный?
3. Газиның әсирлектәге эш-гамәлләренә бәя бирегез.
4. Газига хас булган тугрылык, сабырлык сыйфатлары кайларда һәм ничек чагыла?
5. Газиның язмышы ни өчен шундый аянычлы була? Аның исеме белән бәйләнеше нинди?

Түбәндәге сораулар буенча Иргали образына бәя бирегез.
1. Иргалинең офицерны коткару эпизодын бәяләгез.
2. Ул ни өчен “үшән” Халәп белән каршылыкка керә? Әлеге ике геройның хезмшткә, җиргә, яшәешкә карашларын билгеләгез.
3. Үз хуҗалыгын аякка бастырганда, Себердә тормышны җайлаганда Иргалинең нинди сыйфатлары алга чыга?
4. Иргали ни өчен чор, җәмгыять белән каршылыкка керә?
5. Иргали образы белән әсәр язылган чор (1967 – 1984) арасында нинди бәйләнеш бар?

Әсәрнең үзенчәлекле яклары
• Күптармаклы, зур күләмле роман хатирәләр рәвешендә язылган. Әсәрдә 1922 – 1957 еллар аралыгындагы вакыйгалар чагылыш таба.
• Роман җиде бүлектән тора, һәрберсе эпиграф белән башланып китә.
• Үзара бәйләнеп, керешеп киткән өч сюжет сызыгы бар.
1 – “Яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буендагы нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән” комиссия эшенеә бәйле вакыйгалар. Әлеге комиссия составына өлкә газетасының махсус хәбәрчесе буларак кертелгән Фәйзи – башка сюжет сызыкларын тоташтырып, ачыклык кертеп, урыны белән бәя биреп торучы образ.
2 – Газиның гыйбрәтле язмышы белән бәйле вакыйга-күренешләр (Газиның авылның беренче большевигы Хаҗи улы булуы; кыю һәм горур табигате; мәхәббәтенә һәм сөйгәне Гөлүсәгә хыянәте; сугыш, әсирлек, язмыш “чыбыркысы”ннан кыйналу; “булмасны да булдыра, соңгы сулышы өзелгән авыруларны да ачкка бастыра ала” торган доктор).
3 – Иргали һәм аның гаиләсе белән бәйле вакыйгалар (Иргалинең гражданнар сугышыннан кайтып төшүе; авылдагы совет власте ярдәм итмәгәч, доктор Клочкиннарга мөрәҗәгатҗ итүе; беренче бөтендөнья сугышында Илья Олеговичны коткаруы; Кузька-бурлак ярдәме белән тормышын җайга салуы; игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүе; күмәк хуҗалыкларга сынап каравы; кеше үтерүдә нахакка гаепләнүе һәм гаиләсе белән Себергә сөрелүе; Себердә тормыш башлавы; аклануы; сугыштан соңгы еллардагы тормышы).
• Әсәрнең хатирәләр рәвешендә язылуы үткән белән бүгенгенең бәйләнешен билгеләргә, вакыйгаларны яңа чордан торып бәяләргә мөмкинлек бирә.
• Сюжет сызыкларының Фәйзинең җиде көнлек комендировкасына бәйләп бирелүе аларны җыйнак, үзара тыгыз бәйләнешле итә. Күп вакыйга-күренешләрнең тере шаһите булган Фәйзи истәлекләре аларны мавыктыргыч итә, ышандыру көчен арттыра.
• Геройларның гыйбрәтле, еш кына фаҗигале язмышы әсәргә мелодрамик төс бирә. Романның уңышы, нигездә, Гази белән Иргалинең образ-характер буларак тулы ачылуыларына бәйле.
• Әсәрдә караңгы елларның җан әрнеткеч күренешләре тормышчан вакыйгалар аша ачыла, шәхес һәм җәмгыять каршылыгының тирән тамырлары билгеләнә.

Экспозиция – Газиның комсомолга керүе, колхозлар оештыруда катнашуы, кулакларга каршы көрәшүе, саф сөю белән Гөлүсәне яратуы; Иргалинең туган авылына кайтып, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә башлавы.
Төенләнеш – Иргалинең Халәп кебекләр белән каршылыкка керүе, кеше үтерүдә нахакка гаепләнеп, Себергә җибәрелүе; Иргали гаиләсен Себергә җибәргәндә, Газиның Гөлүсәне алып калмыйча көчсезлек күрсәтүе.
Хәрәкәт үстерелеше – Иргалинең Себер юлында, яңа урында авыл салып урнашуы; Газиның медицина институтына укырга керүе, аннан сугышка китүе, әсирлеккә эләгүе, туган иленә кайткач, “хыянәтче” дип, еракка җибәрелүе, оста доктор булып танылуы.
Кульминация – Себердә яши башлаган Иргалинең гаепсезлеге ачыклану; комиссия җитәкчесе Кремневның үзенә операция ясаган Газины кайчандыр Каршылык хәрәкәтендә актив катнашкан “фәрештә” буларак тануы.
Чишелеш – үзе белән кайгы-хәсрәтләр бүлеәкән кешеләргә кирәклеген аңлаган Иргалинең Себердә калуы, хезмәте белән дан казануы; Газиның “кеше” дигән исемгә тап төшермичә яшәве, гомеренең ахырында Гөлүсә белән очрашып, аның бәхиллеген алып, якты дөньядан китүе.

Каршылыклар: - Кеше – гаделсез җәмгыять;
- Гали – Кадыйр;
- Гази – Хәмзин;
- Иргали – Халәп;
- Иргали – Шаһбаз һ.б.

Темасы – җәмгыятьнең гаделсезлеге.

Проблематикасы:
- Кешенең бәхеткә хокукы булу;
- Мәхәббәт хисенең зурлыгы, кеше язмышына тәэсире;
- Милләт язмышы;
- Идеологиягә бәйле кешеләрдә әхлак сыйфатларының үзгәрүе;
- Хезмәткә мөнәсәбәт.

Идеясе – гаделсезлеккә корылган җәмгыять кешеләргә күпләп кайгы-хәсрәт, бәла-каза алып килә; кешенең шәхси бәхете милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән; көнчелек, игелексезлек кебек сыйфатлар бердәмлеккә комачаулый.

Төп образлар – Гази, Иргали.
Ярдәмче образлар – Гөлүсә, Рәхимҗан, Миңсылу, Лачын, Шаһиулла, Шаһбаз һ.б.

Сәнгатьчә эшләнеше - авторның тел-стиле матур, җанлы; тормышчан детальләр, этнографик мәгълүматлар, индивидуаль сөйләм үрнәкләре, фәлсәфи уйланулар, лирик һәм публицистик чигенешләр роман тукымасына уңышлы кертелгәннәр, яшәешнең тулы панорамасын бирәләр.

Әлеге әсәре өчен М.Хәсәнов Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.


(Ә.Закирҗанов һәм Д.Заһидуллина буенча.)



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz