11 нче сыйныф

Мирсәй Әмир
“Тормыш җыры” драмасы (1946)

      Кыскача сюжеты
      Басыйр белән Хәйри урманда күрешәләр. Басыйр үзе чыгарган җырын көйләп утырган була. Ул аның хатыны Фатыймага багышланган.
      Арыш басуы янында Халидә белән Фатыйма очрашалар. Фатыйма Фәрид турында сөйли, ә Халидә Фәриднең авылга кайтуы турында әйтә. Шул вакыт Фәрид үзе дә килеп чыга. Яшь чагында Фатыйма белән алар бер-берсен яратып йөргән булалар. Ләкин вакыт үткән, Фатыйма Басыйрда кияүдә. Ул иренең сугыш кырыннан кайтуын тилмереп көтә. Ләкин яшьлек мәхәббәтенең көтмәгәндә калкып чыгуы аны сискәндереп җибәрә. Фәрид тә аны онытмаган, аның йөрәгендә әле һаман да мәхәббәт ялкыны сүнмәгән. Фатыйма аңа өметләнергә ирек бирмәс өчен, үзенең Басыйрны үлеп яратуын күрсәтергә тырыша. Шуның өчен ул Фәридкә үзенең көндәлеген укырга бирә. Фәрид барысын да аңлый.
      Фатыйма авылда бригадир була. Ул Шәйхулла картны солы чабарга үтенә. Авылда кеше җитми, шуңа күрә авыл картлары да эшкә тартыла. Шәйхулла карт үзенең эше белән генә гаҗәпләндереп калмыйча, башкаларга булган йогынтысы белән дә таң калдыра. Шәйхулла картның дәртләнеп эшләве – яше-карты өчен үрнәк.
      Сугыштан кайткан Шәрәф абый үзе дә белмичә Басыйрның сәлам хатын – Фатыймага багышланган җырын алып кайта. Фатыйма ул җырны ишетеп ала һәм Басыйрдан сәлам икәнен аңлый. Иренең исән икәненә чын күңелдән ышана.
      Менә сугыштан Хәйри кайта һәм юлга чыгарга торганда, Басыйрның атып үтерелүен әйтә. Әсәр “сугыш бетте, ләкин тынычлык өчен көрәш дәвам итә” дигән сүзләр белән тәмамлана.

Жанры: драма.
Сюжет-комппозициясе
Дүрт пәрдәдә, пролог һәм эпилог белән алты картинада.
Төенләнеш: Басыйр белән Хәйринең очрашуы, Басыйрның Фатыймага багышлаган җыры.
Вакыйгалар үстерелеше: Фәриднең авылга кайтуы, Фатыйма белән очрашуы, сөйләшүләр, колхоздагы эшләр, Шәйхулла картның дәртләнеп эшләве.
Кульминацион нокта: Хәйринең сугыштан кайтуы, Басыйрның үлеме турында хәбәр итүе.
Чишелеш: Фатыйманың алга таба яшәргә үзендә көч табуы.

Төп образлар: Фатыйма, Фәрид, Хәйри, Басыйр, Халидә.
Ярдәмче образлар: Шәйхулла карт, Мәргубә, Закир, Хәдичә, Галимә, Сәлимә.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-11-06 10:51:29 фәнил: абыем дигән әкият.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz