11 нче сыйныф

Мирсәй Әмир
“Миңлекамал” драмасы (1944)

Кыскача сюжеты

      “Яшел алан” колхозына председатель билгеләргә кирәк. Моның өчен райком секретаре Гыйльманов шул колхозда эшләүчеләрнең шәхси делоларын тикшерә, туры килерлек кандидатура эзли. Анкеталарны актарып чыккач, Миңлекамал Сәфәргалиевага туктала. Аны үз янына чакыртырга куша, ләкин, ни гаҗәп, Миңлекамал үзе үк “Яшел алан” колхозына председатель итеп тәкъдим итүләрен сорап килә. Ул председатель итеп билгеләнә.
      Беренче көннән үк Миңлекамал җиң сызганып эшкә керешә. Аның үзен үзе кызганмыйча, алны-ялны белмичә эшләве чыннан да “Җенлекамал” булуын дәлилли. Ләкин колхозда эшләр шома гына бармый. Чәчү вакыты җиткәч, орлыкларның чәчәргә яраксыз булуы ачыклана. Җаваплылыкны үз өстенә алып, Миңлекамал чәчәргә куша һәм ялгышмый. Миңлекамалның эшенә аяк чалучылар да табыла. Хәлим һәм Мәймүнә Миңлекамалның һәр адымын тикшереп торалар. Берәр кыек адымы, ялгышлыгы булса, шунда ук райкомга җиткерә торала.
      Миңлекамалның председатель булуы бөтен авылны эшкә дәртләндерә: яшен дә, картын да. Барысы да тырышып хезмәт куялар, колхозларын алдынгылар рәтенә чыгарырга тырышалар.
      Бервакыт колхозга, Миңлекамалны тикшерергә дип, Казаннан кешеләр килеп төшә. Ахыр чиктә барысы да ачыклана, дөреслек өскә чыга. Мәймүнә белән Хәлимнең кырын эшләре өскә калка: Миңлекамалны тикшерергә дип килгән кеше аларны тикшерә. Председательгә дип казылган чокырга үзләре төшәләр.

Жанры: драма.
Сюжет-комппозициясе
Биш пәрдәдә, сигез картинада.
Төенләнеш: Гыйльмановның “Яшел алан” колхозына председатель сайлавы, Миңлекамалга тукталуы, Миңлекамалның шул ук үтенеч белән үзе килүе.
Вакыйгалар үстерелеше: Миңлекамалның председатель итеп билгеләнүе, авыл халкының колхозны аякка бастыру өчен җиң сызганып эшләве.
Кульминацион нокта: Миңлекамалны тикшерергә Казаннан кеше килү.
Чишелеш: барысы да ачыклану, гаепле кешеләрне фаш итү.

Төп образлар: Миңлекамал, Маһинур, Гайни, Өмми, Нәфига, Әхмәдулла карт, Хәлим, Мәймүнә.
Ярдәмче образлар: Гыйльсанов, Хаҗи, Хуҗа, Венера, Талип, Ходайбирдин.
Темасы: Бөек Ватан сугышы көннәрендә авыл хезмәт ияләренең фидакарь хезмәте, сугыш китергән авырлыклар, яхшылыкның начарлыкны җиңүе.
Идеясе: дөреслек һәрвакыт өскә чыгачак, үз көчеңә ышанып, тырышып эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачак.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz