Әдәбият. 11 нче сыйныф. Якташ язучыларыбыз

Ләбиб Лерон




14 декабрь көнне (2011 ел) район мәдәният йортында Түреш егете - ТР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемнедәге республика премиясе иясе, язучы Ләбиб Леронның иҗат кичәсе үтте. Әлеге чарада Л.Леронның иҗатташ дуслары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мөгаллимнәр, китапханә хезмәткәрләре һәм язучының иҗатын яратучы башка бик күп тамашачылар катнашты. Юбилярны иҗатташ дуслары, авылдашлары, сәнгать мәктәбе укучылары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Солтанов район башлыгы Р.Р.Хәбиповның тәбрикләвен җиткерде. ТР Язучылар берлеге рәисе И.Ибраһимов район башлыгына Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатын тапшырды. Соңыннан Түбән Кама татар дәүләт драма театры Л.Лерон әсәре буенча куелган "СССРда ясалган...нар" исемле кәмит-тамаша күрсәтте.






ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz
>