11 нче сыйныф

Хәсән Туфанның тоткынлык чоры иҗаты (1940 – 1956)


Бу нинди күренеш булыр бу? 1929 ел... Кайларга һәм кайлардан килеп чыккан монда шагыйрь?

Фоторәсемгә Х.Туфан сәяхәтенең икенче елында Алтайга инде барып җитеп, яңадан Үзбәкстанга, Ташкентка юнәлгән вакытында ял иткәндә төшкән. Әңгәмәдәшләре сәяхәтчеләр түгел булса кирәк, чөнки өс-башлары чип-чиста, талчыккан кебек тә күренмиләр. Әмма әңгәмәнең кызган чагы булса кирәк. Шигырь, поэзия турында сөйләшәләр ахры. Сәяхәтнең сәбәбе – “тормышның үзенә юнәлү”, эзләнүләр, тынгысызлану. Сәяхәт контурын конкретрак билгелик.

Үзенең сәяхәтенә Х.Туфан Мәскәүгә съездга барган җиреннән, Казанга кайтып та тормастан чыгып китә. Маршрут: Козлов – Воронеж – Сталинград – Астрахань – Дагестан – Азәрбайҗан – Үзбәкстан – Бохара – Сәмәрканд – Фирганә үзәне – Тянь-Шань таулары – Фрунзе – Ош – Алтай – Ташкент – Казан (1930, июнь). Акча юнәтү өчен, урыны-урыны белән авыр хезмәт итәргә туры килә Х.Туфанга: җир казый, аны тачкада ташый, таш вата, канау казый, юл төзи, цемент заводында эшли, саранчага каршы көрәштә катнаша, археологлар арасында эшли. Шулар өстенә әдипләр белән очраша (иң күренеклесе – Назыйм Хикмәт), халык авыз иҗатын өйрәнә, фольклор материаллары туплый, юл язмалары алып бара, китапханәләрдә була. Көтелмәгән вакыйгалар да булып куя. Гомәр Бәширов истәлекләренә караганда, Х.Туфан утырган Урта Азия поездын юлбасарлар талый. Таланган һәркем елый, ялвара, каргый, ә Х.Туфан яланганч килеш почмакта тик утыра. Шулчак аны юлбасарларның башлыгы күреп ала да, шүрләп, боерык бирә:
- Карагыз әле, бу изге кешегә охшаган, кайтарыгыз киемнәрен, бернәрсәсенә кагылмагыз!

Алга таба Х.Туфан өстендә кара болытлар куера башлый. Аның әлеге сәяхәтләрен үк гаепләүчеләр табыла. Әтисенең, Мөхетдин абыйсының күпмедер вакыт мулла булып торганлыгы казып чыгарыла. Һ.Такташның кыерсытылулары, Ф.Бурнашның эзәрлекләнүләре шагыйрьне борчый һәм күбрәк агитацион шигырьләр язарга мәҗбүр итә. Шагыйрьнең эзләнүләре “авторитетлы” дип саналган әдипләрнең көнләштереп эчен пошыра, бездән уздырмагае дип шомга сала. Туфан әсәрләрен тикшереп, хурлап, мәкаләләр яза башлыйлар. Бигрәк тә аның “Ант” шигыренә зарарлы әсәр дип бәйләнәләр. Гаепләрне шагыйрьгә күпләп тагалар: үз гаебен танымый, җәмәгатьчелекне алдарга маташа, әдәби телне еллар буе бозып килде, совет әдәбиятын халыктан аерырга маташты, иҗатында ике төрле аңлашыла торган фикерләр кулланды, үзенең формализм алымнарын яшь шагыйрьләргә дә йоктырырга маташты һ.б., һ.б. Нәтиҗә коточкыч: 1940 елныэ 18 ноябрендә 16 елга (1956 елның җәенә кадәр) сузылган гаепсезгә төрмәдән төрмәгә күчүләр, сөргенлек...

Болар турында тулырак итеп ”Ак чәчәк атар иде” китабының 62 – 85 нче битләрендә урнашкан Р.Мостафин язмаларын укыгыз.

“Иртәләр җитте исә”

Шигырьне эчтән генә берничә мәртәбә укыгыз.
Әсәрнең композицион төгәллегенә, шигъри пөхтәлегенә игътибар итегез. Сюжет канвасын ачыклагыз: биредә ак һәм кара көрәшенә игътибар итегез. Бу символик образларга ачыклык кертегез. Ак һәм кара төс нәрсә символы?
Караны кимичә, аклы киемнәр киеп өмет белән яшәү геройның тормышына терәк, ышаныч биреп тора, аның рухын эчке мәгънә белән ныгыта.

Шигырь салмак кына, ипле генә кайгылы көйгә охшап агыла. Моның сере нәрсәдә икән?
Шигырь юллары һәрберсе тигез озынлыкта булып, җиде иҗектән тора.
Һәр шигырьнең үзенә генә хас көе бар. “Иртәләр җитте исә” шигыренең көен нәрсәләр үзенчәлекле итә соң? Белешмә. “Көй” сүзенең мәгънәсен “аһәң” сүзе бирә. Аһәң – фарсы сүзе, аваз, тон мәгънәсендә йөри. Көй мәгънәсен дә бирә. Шигырь өчен көй эзләү, шигырьне музыкага салу турында сөйләгәндә дә “аһәң” сүзе кулланыла. Шулар өстенә ул темп (кызулык – акрынлык) төшенчәсен дә, басым мәгънәсен дә аңлата. Шигырь көен шигъри аһәң дип йөртү дә кабул ителгән. Шигъри аһәң шигырьдәге аваз һәм сүзләр гармониясен, анда авазлар һәм сүзләрнең үзара катлаулы мөнәсәбәтен аңлата.

1. Шигырь юлларын иҗекләргә һәм ритмик буыннарга (ритмик фигура, ритмик өлге) бүлегез. Бу тәртип әсәрнең ахырына кадәр дәвам итәме? Игътибар итегез: бу – шигъри аһәңне тудыручы тәртип.
2. Шигырьнең рифмалар өлгесен күзәтик. Рифмалар нәрсәгә нигезләнгән? “Исә” сүзенең һәр очракта мәгънә аермасын күзәтегез, ул геройның психологик халәтен ачуда зур роль уйный.
Авазлар охшашлыгына игътибар итегез. Шигырь юлларының күбесе нинди авазларга беткән сүзләр белән тәмамлана? Аларның функциясе нәрсәдә дип уйлыйсыз? Драматизмның иң югары ноктасын үз эченә алган һәм үзәккә куелган өченче строфаның һәр тезмәсе –н, -ң лар белән төгәлләнә. Бу авазларны куллану гаройның халәтен ачып бирүдә нинди роль уйный?

“Чәчәк сибелә җилдә”

1. Шигырьнең идея максатын ничек билгеләп булыр иде?
2. Лирик геройны сез ничек итеп күз алдына китерәсез? Лирик сюжетның саллы-салмак сөйләү фонында баруына карамастан, бездә тирән дулкынлану, бер төрле сискәнү хисләре уята. Моның сәбәпләрен кыскача гына язып куегез. 3. Шигырьнең кыйммәтен югары ноктага җиткергән алымнардан бигрәк тә кайсына күрсәтер идегез?
4. Шигырьдә күтәрелгән проблемаларны язып куегез.

“Агыла да болыт агыла”

1. Шигырьне эчтән генә бик игътибар белән укып чыгыгыз. Тагын бер кат һәр шигырь юлын истә калдырырга тырышып укыгыз. Инде күзләрегезне йомып, колакларыгызны каплагыз. Нинди авазлар ишетәсез? Шул авазларны язып куегыз.
2. Ни өчен шигырьне пессимистик рухта язылмаган дип булмый?
3. Шигырьнең темасын билгеләгез.
4. Автор туган җирне сагыну хисен нинди шигъри сурәтләр аша тасвирлый? “Агыла да болыт агыла” тезмәсе, болыт, яңгыр, зират, юл образы турында ниләр әйтә аласыз?
5. Шагыйрьнең үсмерлек, яшьлек еллары белән бәйле биографик фактларны тоемларга мөмкин булган строфаны аерып алып укыгыз, шагыйрьнең шул чор тормышын чагылдырган башка әсәрләреннән өзекләр китерегез. Өзекләрне яңадан укып, нәтиҗә ясагыз.

“Сиңа”

Шигырьне эчтән генә берничә мәртәбә укыгыз. 1. “Сиңа” дип, Х.Туфан шигырен кемгә багышлый?
2. “Сөембикә” журналының 2000 нче елгы 9 нчы саныннан М.Зәйнетдиновның “Вулканнарга керер идем” дигән мәкаләсен укыгыз, бу фидакарь ханымның фотосурәтенә игътибар белән карап, язма портретын төзегез яки “Гаиләдә ике саф йөрәк” дигән темага кыскача инша язып куегез.
3. Х.Туфанның әле 1929 елда ук иҗат ителгән “Лу-и-заа!..” шигырен укыгыз, хис-кичерешләрнең тасвирлануы ягыннан аны “Сиңа” шигыре белән чагыштырыгыз. Аерымлыкларының сәбәпләрен аңлатыгыз.
4. Шагыйрьнең ялкынлы хисләре кайсы сүз-образларга йөкләнгән? Контарстлар, кабатлаулар, фольклор элементлары табыгыз.


Х.Туфан иҗатының тоткынлык чоры үзенчәлекләрен барлап чыгыйк:
- кеше күңеленең бөтен тирәнлегенә үтеп керә, әсәрләрендә тоткынлыкка эләккән шәхеснең драматик кичерешләрен чагылдыра (“Агыла да болыт агыла”);
- сугышка нәфрәт белән язылган шигырьләрендә лирик геройның фаҗигале язмышын ача (“Кырда ике канат ята”, “Гөлләр инде яфрак яралар”);
- күңелендәге әрнүләрен, җәмгыятьнең кешелексез якларын, иҗтимагый-сәяси фаҗигане, халыкның авыр язмышка дучар ителүен “эзоп теле” ярдәмендә тасвирлый (“Каеннар сары иде”, “Хәят”, “Авырган минутларда”);
- кешене табигатьнең җанлы бер кисәге буларак күзаллый (“Гүзәл”, “Киек казлар”, “Тургай нигә дәшми?”);
- лирик геройның сөйгәненә булган мәхәббәте туган җирен, халкын ярату, ышаныч, өмет булып үсә (“Сиңа”, “Ромашкалар”, “Әйткән идең...”);
- лирик геройның иреккә омтылышы күңелендәге моң, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырый (“Аралагыз мине”, “Агыла да болыт агыла”, “Кайсыгызның кулы җылы?..”);
- шигырь формасына бәйле эзләнүләре беренче һәм соңгы юллар кабатланып килгән биш юллы строфаны куллануга китерә, әлеге форма уй-фикер мәгънәсен тирәнәйтә, эмоциональ тәэсир итү көчен артыра.

(М.А.Мифтахова һәм Д.Заһидуллина буенча.)



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz