11 нче сыйныф

Х.Туфан иҗатының башлангыч чоры (1924 – 1940)

1925 ел – Х.Туфан өчен Һади Такташ, Гадел Кутуйлар белән берлектә әдәбиятка, бигрәк тә шигырь төзелешенә, сәнгатьчә алымнар системасына яңалык кертү өлкәсендә киеренке эзләнүләр чоры. Тормыштагы яңалыкларга тәңгәл килерлек яңа сәнгатьчә формалар, яңа поэтик сюжетлар үзләштерү процессы активлашкан вакыт бу. Х.Туфан матбугатта 1924 елны басылып чыккан беренче “Эшче хәбәрчеләр” шигырен үк “көйләү” шигыренә алмашка килә торган сөйләү шигыре төзелешендә иҗат итә. 1925 елда басылып чыккан “Барабыз”, “Көрәш кызы”, Сун Ят-сен, Н.Нариманов үлеменә атап язылган “Сынган кошлар”, “Фәннәр ничек миңа төялделәр” шигырьләре аша без Х.Туфанның татар поэзиясе тарихында моңарчы күрелмәгән яңа образлар, яңа ритмик дулкын, яңа аһәң эзләвен, поэтик сөйләмне революция, яңа тормыш алып килгән егәр белән баетуын күрәбез.

Һәй, ничә кош сынган?
Ник көлү – табаннар астында?
Әйт, урам:
Йә әллә карасу мазутлар базына янганмы?
Тайфунмы? Тибетка Һималай ауганмы? (“Сынган кошлар”)

Игътибар итсәгез: шигырь юлларында ритмик буыннар саны күләме үзгәреп тора. Бу исә әсәрне трибуна шигыре итә. Тагын бер шигырьне күзәтик.

Авылларны сагынып карый-карый,
Заводларда үтте малай чак.
Әгәр сиңа кайтсам, авыл,
Нигә ярыйм? –
Минем уйлар хәзер
Баш-аягы белән калача. (“Көндәлек дәфтәрдән”)
Биредә инде шигырь эчке кичерешләр, уйланулар белән белән өртелгән. Образлар, сүз-сурәт гади. Лирик герой конкрет һәм аңлаешлы булып күз алдына килә. Шагыйрь әнә шулай шигырьдән шигырьгә үсә, камилләшә бара.

Беренче шигыре басылып өч ел үтүгә, 1927 елга инде Х.Туфан танылган шагыйрь булып китә. Кыска вакыт эчендә Туфанның талантлы һәм өметле шагыйрь булып танылуының сере нәрсәдә икән соң?
Сернең иң мөһиме Хәсәннең бик яшьләй эшләп үсүендә, шәхес буларак иртә формалашуында. Ул әтисе кул астында хезмәткә өйрәнә, ундүрт яшендә – шахтер, уналтыда инде – Лысьва металлургия комбинатында токарь. Урал заводларының берсендә Октябрь революциясен каршылый. Димәк, эшчеләр темасы Х.Туфанның җанына, канына, бөтен барлыгына инде сеңгән була. Тик күңеле нәрсәдер эзләнә, тынгысызлана. Остазы Г.Ибраһимов киңәше буенча Х.Туфан ике ел рәттән берәр айга Уралга барып кайта һәм бер-бер артлы зур күләмле поэмалар иҗат итә: “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады”, “Иске Рәсәй үлде инде”, “Бибиевләр”. Бу әсәрләр бөтен татар поэзиясендә күренекле вакыйга була.

“Урал эскизлары” поэмасын анализлау өчен сораулар һәм биремнәр.
1. “Урал эскизлары” поэмасының нигезенә Х.Туфан нинди идея сала?
2. Поэманың тормыш материалы дип нәрсәләрне атарга мөмкин булыр иде?
3. Бу күренеш-вакыйгаларны нинди фонда тасвирлап булыр иде. Сүзләрдән сурәт ясагыз.
4. Поэманың төп герое дип кайсы образны санар идегез?
5. Әсәрдәге революцион көрәш романтикасын, азатлык идеалын җырлавын аеруча ачык чагылдырган өзекне дәфтәрегезгә язып алыгыз.
6. Поэманың сәнгатьчә үзенчәлеген билгеләгән нинди алымнарны күрсәтә аласыз?
Игътибар итегез: поэмада психологик дөрес һәм кабатланмас кеше образлары җанлы, кызыклы кешеләр булып күз алдына килеп баса. Мәсәлән, бунтарь табигатьле Хабул образында күпләр өчен типик гади татар эшчесенең тормышы сурәтләнә. Ул йөрәген акылына буйсындыра алмыйча, күп дуамаллыклар эшләп ташлый. Каторгага хөкем ителүенә дә үзе гаепле. Моннан соңгы поэмаларда без аны үсештә, рухи яңарышта күрәбез.
7. Әсәрдәге бер әйберне бөтенләй башка төрдәге әйберләр белән чагыштырыгыз. (Бу - поэмадагы сүз-сурәт тукымасының төп үзенчәлеге.) Мәсәлән,
Кичен
Кызыл чәчәк атты
Кабельләрдән
Аксыл бөреләр.
Лампочкалар – бөре, электр яктысы – кызыл чәчәкләр.
Сәер кебек тоелган шундый образларны тагын эзләгез.

Шушы рәвешле “Бибиевләр” поэмасын да анализлагыз.
Игътибар итегез: әсәрдә даими ритм юк. Ул “Урал эскизлары”ндагы кебек, үзгәрүчән. Сүз кайсы персонаж исеменнән һәм кем турында алып барылса, ритм үзенең агышы белән шул персонаж характерына туры килгән интонациягә буйсындырыла. Нәтиҗәдә бер төрле дулкынланып-дулкынланып торган интонация хасил була, сюжет-вакыйгаларның табигый үсешен күрергә, геройларны, аларның уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын ачыграк, тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Ике әсәр өчен дә уртак сәнгатьчә үзенчәлекләрне билгелик:
- әсәрләргә лирик монологлар белән аралашкан эпик хикәяләү хас;
- характерлар җанлы сурәтләнә;
- сюжет-вакыйгалар табигый һәм иркен үсешле, шигырь интонациясенең сулышын киңәйтә, энергиясен көчәйтә;
- индустрия дөньясын, аның кешеләрен, домна, мартен, тимер, металл, станокларны традицион табигать күренешләре аша җанландыра;
- машиналар янында эшче кешене олы, бөек, нык итеп бирә.
- “Урал эскизлары”, “Бибиевләр” һ.б. поэмаларында Х.Туфан үзен Уралны яхшы белгән яңа тойгылы, яңа фикерле талантлы лирик шагыйрь итеп тә, индустриаль Урал картиналарын һәм аерым эшчеләрнең портретларын,эшчеләр көнкүрешен оста сынландырган рәссам шагыйрь итеп тә күрсәтә.

“Ак каен” шигырен анализлыйк.
1. Темасы: гражданнар сугышы фаҗигасе.
2. Шигырьне өлешләргә бүләбез, һәрберсенең эчтәлеген ачыклыйбыз. Шигырь өч өлештән тора. Беренчесендә лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен, аның гайре табигый булуын күрсәтә. Икенче өлештә ак каен белән үлемгә дучар ителгән егетнең сөйләшүе бирелә. Өченчедә лирик геройның әлеге вакыйгага мөнәсәбәте күрсәтелә. Димәк, шигырьнең эчтәлеге – егетнең вакытсыз һәм үкенечле үлеменә кайгыру һәм хәсрәт алып килүче сугышка нәфрәт хисе.
3. Лирик геройның хисе сәбәбен, дәрәҗәсен, юануын билгелибез. Сугышка, яшь кешенең үлеменә нәфрәт икенче өлештә хис дәрәҗәсе буларак ачыла. Егетнең җан ачысы белән әйткән сүзләрендә, каенның җавабында хисләр ташкыны укучы күңеленә үтеп керә. Соңгы строфада юану бирелә.
4. Нинди сурәтләү чараларының нинди максатта кулланылганын ачыклыйбыз:
- җанландыру (каенның сөйләшүе);
- чагыштыру (“яфраклары коела яшь кебек”);
- эндәш (“елама син, каен, аппагым”).
Алар лирик геройның хис дәрәҗәсен ачуга хезмәт итә.
Шулай итеп, шигырьдә гражданнар сугышының җан өшеткеч күренеше күз алдына килеп баса. Лирик герой күңелендәге хис сугыш афәтенә нәфрәт тудыра.

Х.Туфанның башлангыч чор иҗаты үзенчәлекләрен билгеләп чыгыйк:
- шагыйрь яңа җәмгыять белән рухланып, чор яңалыкларын әдәби сурәтләрдә чагылдыра (“Зәңгәр бүре”);
- Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган поэмаларында бунтарь холыклы геройларны тормышчан шартларда, яңа җәмгыять төзүче һәм киләчәккә ышаныч рухы белән яшәүчеләр итеп сурәтли (“Урал эскизлары”, “Башлана башлады”, “Ике чор арасында”, “Бибиевләр”);
- афористик фикерләргә таяна, мәкаль-әйтемнәргә, символик сурәтләргә иркен мөрәҗәгать итә (“Аягүрә үлеп булыр микән?”, “Еллар итәгендә”);
- поэтик форма яңалыгына, шартлылык алымына омтыла, шул ук вакытта сәнгатьчә гадилеккә, халыкчан фикерләүгә, классик шигырь формасы традицияләренә таяна (“Ак каен”);
- Шәрык традицияләрен дәвам итеп, әсәрләрендә үз чоры, үткән һәм киләчәк турындагы фәлсәфи уйлануларын чагылдыра.

(М.А.Мифтахова, Ә.Закирҗанов һәм Д.Ф.Заһидуллина буенча.)



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz