Әдәбият. 11 нче сыйныф

Харрас Әюп (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов)
(1946 – 2008)

1946 ел, 21 август – Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туа.
Түрештә башлангыч белем ала.
1964 ел – Күбәк урта мәктәбен тәмамлый.
1964 – 1969 – Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

1969 ел – “Авыл утлары” исемле Мөслим район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый, соңрак газетаның авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли.
1972 ел – гаиләсе белән Казанга күчеп килә.
1972 ел, апрель – 1983 ел, декабрь – “Татарстан яшьләре” газетасында эшли.
1983 – 2008 еллар – Татарстан китап нәшриятында эшли (матур әдәбият редакциясендә мөхәррир, редакция мөдире, баш мөхәррир).

Беренче шигырьләре алтмышынчы еллар башында языла, алар район газетасында һәп “Яшьленинчы”да (хәзерге “Сабантуй”да) басыла.
Университетта укыганда “Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөри, әсәрләре “Идел” альманахында, күмәк җыентыкларда дөнья күрә.
1980 ел – “Ышаныч” исемле беренче җыентыгы басыла.
1982 елдан – СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары: “Кояшлы яңгыр” (1983), “Каен балкышы” (1985), “Таң суы” (1987), “Төнге кояшлар” (1989), “Сабыр савытлары” (1992), “Ташка язганнар сөюне” (1994 – башкорт телендә), “Җәяүле буран” (1996), “Көй эзләү” (2001), “Ут аркылы сикерү” (2004), “Йөз яктысы” (2005), “Летнее течение” (2008 – рус телендә).

Катлаулы заманның аерым үзенчәлекләрен һәм билгеләрен тирәк һәм тәэсирле итеп ачып биргән поэмалары: “Авыл җаны”, “Көй эзләү”, “Йөрәк атым”, “Базарлар”, “Су хәтере”, “Биш вакыт намаз”.

Көйгә салынган шигырьләре: “Сиңа гына язган хатлар” (Л.Батыр-Болгари музыкасы), “Кайда син, гармун?” (З.Хәйретдинов музыкасы), “Миләш” (З.Хәйретдинов музыкасы), “Исемеңне язган идем” (Р.Хәсәнов музыкасы), “Гомерләр узып бара” (М.Шәмсетдинова музыкасы), “Ай-һай, дөнья...” (М.Шәмсетдинова музыкасы), “Чакыру” (Г.Мингалиев музыкасы), “Авыл карчыклары” (Р.Вәлиев музыкасы).



1994 ел – “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек була.
2008 ел, 7 октябрь – кинәт вафат була. Кабере – Мөслим районы Түреш авылы зиратында.
Вафатыннан соң ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе бирелә.



Әсәрләрен укыгыз һәм тыңлагыз

Сабантуй
Түр Инеш
Түреш
Иман яңарту
"Бер иңдәге ике фәрештә күк..."

"Казан Кремле янында уйланулар". Укый Айрат Арсланов:
"Кораб". Укый Айрат Арсланов:
"Сибелә чәчем". Укый Айрат Арсланов:
"Сират күпере". Укый Айрат Арсланов:
"Ләүхел мәхфүз дигән такта бар икән...". Укый Айрат Арсланов:



Иҗаты турында укыгыз

Мостафин Р. Сабыр савытлары бар икән // Казан утлары. – 1994. - №3. – 158 – 160 б.
Зөлфәт. Тыелгысыз кош сере // Казан утлары. – 1996. - №8. – 78 б.
Шәмсутова А. “Сискәндереп гамьсез көнне...” // Казан утлары. – 2006. - №1. – 115 – 119 б.
Махсус сан // Мәйдан. – 2006. - №8. – 61 – 122 б.
Ф.Садриев. Табигать телен белә.




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

Әлегә биредә фикер язып калдыручы юк. Сезнеке беренче булачак.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz