Хәсән Низаметдин улы Хәмидулла 1900 елның 25 ноябрендә Нижний Новгород губернасының Сергач өязе Яңапар (Актук) авылында туган. Авыл мәдрәсәсендә белем ала. Хәсәннең бабасы XIX гасырның 60 нчы елларында сәүдә эшләре белән ул вакытта Россия составында булган Финляндиягә барып чыга, Виипури шәһәрендә яши башлый. Хәсәннең әтисе Низаметдин революция алды елларында гаиләсе белән шунда күчеп килә. Бу вакытта Хәсәнгә 15 яшь була. Биредә ул сәүдә итә.
Гомере буе төп эшеннән аерылмыйча, әдәби иҗат, шәхси типографиясендә китап бастыру, газета-журналлар чыгару белән шөгыльләнә. Иллегә якын китап язып бастыра. Алар арасында поэмалар, драма әсәрләре, романнар, фольклор җыентыклары, гыйльми, публицистик, автобиографик язмалар, лирик шигырьләр бар.
1925 елда “Мәгърифәт” (аның 12 саны дөнья күрә) исемле татарча газета нәшер итә, ә 1943-1977 елларда “Шималь очкыннары” журналын чыгара. 1943 елда Коръәнне 20 мең данәдә бастырып, мөселман әсирләре арасында тарата. Ике тапкыр хаҗга бара, төрле илләргә сәяхәт итә.
Хәсән Хәмидулла туры сүзле, җор телле, ачык табигатьле кеше була. Ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Әдәби иҗат белән 15-16 яшьләрдә шөгыльләнә башлый. Үзенең мәкаләләрен, әдәби әсәрләрен фин теленә тәрҗемә итеп бастыра.
Нәшер иткән китаплары
1. Шигъри җыентыклар:
- “Ватансызлык” (1946)
- “Күңел шәүләсе” (1946)
- “Моңлы таңнар” (1949)
2. “Йолдызларга сәяхәт” хикәясе (1947)
3. “Тәкъдир каршында” повесте (1950, 1973)
4. “Мөһаҗир бәхете” романы (1953)
5. Драма һәм комедияләре:
- Хәерниса” (1943)
- Өзелгән өмет” (1960)
- “Бәхетсезләр” (1973)
- “Мохтар бабай” (1973) һ.б.
Х.Хәмидулла 1985 елны Финляндия язучылар оешмасына кабул ителә.
1988 елның 6 ноябрендә вафат була.
Х.Хәмидулла гомере буе туган җирен сагынып, туган халкы өчен тырышып эшләгән. Әсәрләрендә халыкның, милләтнең яшәеше, киләчәге өчен татарның “татарлыгы”, “вөҗданы” булырга тиеш, дигән идея кызыл җеп булып сузыла.
Монафыйк син – яшерсәң милләтең, дин вә аслыңы,
Татарлык, мөселманлыкны һәм дә ятларга нәселеңне.
Төшәрсең аска, кимсенсәң гадәт-горфаннарыңнан.
Димәк иман зәгыйфь синдә, каның керле, тынычсыз җан,
Ничек гадел эш кылырсың, борчыганда бозык вөҗдан?!
Аның “милләткә файдасыз” кешеләр хакындагы фикерләре “Нәрсә файда?” шигырендә дә дәвам итә:
Нәрсә файда ул шәкерттән, уйласа бары үзен,
Сөймәсә үз милләтен, кызганса әйтер сүзен.
“Тәкъдир каршында” повесте - Беренче Бөтендөнья сугышы вакытларын үз эченә алып сурәтләгән әсәр. Повестьның нигезендә сугышка нәфрәт идеясе ята. Әсәр тирән эчтәлеге, бәгырьләрне өзә торган образ-күренешләре белән җәлеп итә. Тумыштан зирәк, итагатьле, кешелекле булып үскән төп герой Габдулла тәкъдир каршында күп сынаулар үтә: күзсез кала, атасына биргән вәгъдәсенә тугры булып, укудан баш тарта, тормыш җайланып китте дигәндә, сугышка алына, ахырда инде үз энесе кулыннан бакый дөньяга күчә. Тетрәндергеч язмыш. Габдулла нечкә күңелле генә түгел, ул уйлы, фикерле дә. Мәдрәсәдә укыган вакытында да, Карпат таулары итәгендә ятканда да ул милләте, халкы, ватаны турында уйлана. Аның “Нинди ватанны? Аның ватаны бармы? Аның тынычлыгын кем боза?” кебек сораулары бик дөрес яңгырый. Үз ватанында юк аның ватаны. Димәк, алар сугышкан сугыш аның өчен, татар өчен, халык өчен кирәкми! Повесть мәгънәсез сугышның асылын үзәк өзгеч, тетрәндергеч күренешләр аша ачып бирә алган.
Хәсән Хәмидулла күп санлы шигырьләре һәм проза әсәрләре белән татар мөһаҗир әдәбиятында тирән эз калдыра, әмма язучының бай мирасы тиешенчә халыкка җиткерелмәгән, драма әсәрләре, гомумән, бүгенге укучыларга таныш түгел.
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |