11 нче сыйныф

Гадел Кутуй


Сез беләсезме?

1. Г.Кутуйның беренче шигыре хәзерга Самара шәһәрендә чыккан “Эшкә” исемле газетада басыла.
2. 1924 нче елда шагыйрьнең “Кәннәр йөгергәндә” исемле беренче җыентыгы басылып чыга.
3. Кутуев Гаделша Нурмөхәммәт улының әдәби псевдонимнары: Гадел Кутуй, Казбек, Утмалай, Һималай, Руслан, Тимерче малае, Әкәлим гөләп.
4. Г.Кутуй язган драма әсәрләре: “”Директор Җәмилев”, Күк күгәрчен”, “Балдызкай”, “Казан”, “Җавап”, “Шатлык җыры” һ.б.
5. Г.Кутуй рус әдипләреннән А.М.Горький, В.В.Маяковскийлар белән якын бәйләнештә булган.
6. В.В.Маяковский үзенең “Казан” исемле шигырендә Г.Кутуй турында җылы фикер әйтә.
7. Г.Кутуй В.В.Маяковскийның “Сул марш”ын татар теленә тәрҗемә итә.
8. Г.Кутуй В.В.Маяковский белән 1927 нче елда Казанда очраша.
9. Г.Кутуй үзенең “Рөстәм маҗаралары” исемле хыялый романын 1944 нче елда, вакытлыча иҗади командировкага кайткач, Казанда яза.
10. Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” исемле әсәрен рус теленә аның улы Рөстәм Кутуй тәрҗемә итте.
11. Г.Кутуйның “Без – Сталинградчылар” нәсере беренче тапкыр “Кызыл Армия” исемле фронт газетасында басыла.
12. Г.Кутуйның портреты М.Рәхимов, Нәкый Бикташев, Байназар Альменов һ.б. иҗат иткән.

Тагын укыгыз:
- Гәрәпшина Л. “Тапшырылмаган хатлар” язылмыйча кала: Г.Кутуй прозасында заман һәм герой концепциясе / Л.Гәрәпшина // Идел. – 2003 - № 11.
- Кутуева Г. Лядской бакчасындагы эскәмия / Г.Кутуева //Казан. – 1994. - №3-4.
- Нуруллина Р. Ул ант итте җыры белән ... / Р.Нуруллина // Кутуй Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – Б.6-18.
- Татар әдәбияты тарихы. Алты томда: Т.IV. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – Б.416-430.


Тест

  1. Г.Кутуй туган ел
    1903
    1900
    1901
    1898

  2. Г.Кутуй туган авыл
    Яуширмә
    Татар Кынадысы
    Сыркыды
    Ташкичү

  3. Г.Кутуйның туган авылы кайсы губернага кергән
    Самара
    Оренбург
    Саратов
    Казан

  4. Г.Кутуй беренче шигырьләрен язган иҗат юнәлешен ата
    футуризм
    имажинизм
    символизм
    реализм

  5. Г.Кутуй 17 яшендә укырга кергән университет урнашкан шәһәр
    Казан
    Мәскәү
    Самара
    Санкт-Петербург

  6. Г.Кутуй Кутуйның иҗатагы тәүге кумиры
    Хлебников
    Маяковский
    Есенин
    Такташ

  7. Г.Кутуй матбугатта беренче шигырьләрен кайсы тәхәллүс астында бастырып чыгара.
    яшь футурист шагыйрь
    яшь символист шагыйрь
    яшь имажинист шагыйрь
    яшь реалист шагыйрь

  8. Кутуй Маяковскийның кайсы шигырен тәрҗемә итә һәм авторның үзенә укый?
    “Прозаседавшиеся”
    “Левый марш”
    “А вы могли бы?”
    “Послушайте”

  9. Егерменче елларда Г.Кутуй җитәкләгән әдәби түгәрәк.
    \"Сулф\"
    \"Җидегәнчелек\"
    \"Октябрь\"
    \"Пролеткульт\"

  10. Г.Кутуй кайсы берләшмәдә торуда гаепләнеп кулга алына?
    \"Сулф\"
    \"Җидегәнчелек\"
    \"Октябрь\"
    \"Пролеткульт\"

  11. Г.Кутуйны ил күләмендә таныткан әсәре
    “Тапшырылмаган хатлар”
    “Сагыну”
    “Рөстәм маҗаралары”
    “Рәссам”

  12. Г.Кутуй үлгән ил
    Россия
    Германия
    Италия
    Польша

  13. Г.Кутуй үлгән ел
    1946
    1941
    1943
    1945

    

ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:


© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz