11 нче сыйныф

Гадел Кутуй
“Тапшырылмаган хатлар” (1935)

"Мин "Тапшырылмаган хатлар"да безнең чорның татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем". (Г.Кутуй)

Әсәрне укыгыз


  1. Г.Кутуйны ил күләмендә таныткан әсәре
    автобиографик повесть
    эпистоляр повесть
    социаль-психологик повесть
    романтик повесть

  2. "Тапшырылмаган хатлар" әсәре ничә хаттан гыйбарәт?
    2
    3
    4
    5

  3. Галия белән Искәндәрнең беренче балаларының исеме.
    Офелия
    Кадрия
    Эвелина
    Розалия

  4. Галия белән Искәндәрнең икенче балаларының исеме
    Вәли
    Рафаэль
    Исмәгыйль
    Гали

  5. "Тапшырылмаган хатлар" әсәрендәге Галиянең Искәндәр белән талашкан кичне башкарган җырын билгеләгез.
    "Галиябану"
    "Тормыш турында җыр"
    "Язылып бетмәгән җыр"
    "Уралда гына"

  6. Галия белән Вәлинең янәдән очрашу вакыйгасын сурәтләгән хатны билгеләгез.
    1 хат
    2 хат
    3 хат
    4 хат

    

Әсәр ни өчен җиңел һәм яратып укыла?
- повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла;
- Галия образы – авторның табышы;
- әсәр идея-тематик яктан аңлаешлы, ачык, композициясе җыйнак;
- вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә.

Вакыйгаларның хронологик тәртибе
Вакыйга-күренешләр ике катламда бирелә.
1. Галиянең үткәненә бәйле хис-кичерешләрен яңартуы.
2. Төп мәсьәләгә катнашы булмаган мәгълүматлар, хәбәрләр: А.П.Мойкина, Ольга Делевская, Д.Любарская хатлары, Мәрфуганың җыелыш үткәрүе һ.б. (чор идеологиясе тәэсирендә болар турында язарга мәҗбүр булган).

Хатларның эчтәлеге
Беренче хат - мәхәббәт тарихы. Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.
Икенче хат - гаилә тарихы. Искәндәр белән Галиянең өйлнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.
Өченче хат - хезмәт юлы тарихы. Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.
Дүртенче хат - бәхетле булырга теләү тарихы. Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.

Сюжет элементлары
Хатлар, аерылышып, сигез ел үткәннән соң Искәндәргә җавап итеп язылганнар.
Экспозиция – Галия белән Искәндәрнең танышып, яратышып йөрүләренә бәйле вакыйгалар.
Төенләнеш – ир белән хатынның гаиләдәге урынына бәйле рәвештә туган каршылык.
Хәрәкәт үстерелеше – Галия белән Искәндәрнең биш ел бергә яшәү вакытында булган вакыйгалар, Галиянең авылдагы тормышы.
Кульминация – Галиянең Вәли белән очрашуы (Галиянең Искәндәргә булган җылы хисләрен Вәли тулысынча сүндерә).
Чишелеш – Искәндәр, гаебен аңлап, Галиягә сагынып хат яза, Галия күңелендә Искәндәр тулысынча юкка чыга, ул Вәли белән гаилә кора (бу эпилогтан аңлашыла).

Тема – мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатыннынң урыны.

Проблемалар:
- Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек?
- Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
- Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?
- Кеше кайчан бәхетле була?

Идея – мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була.

Түбәндәге схемалар буенча төп образларга характеристика бирегез
Галия:
1) Галиянең биографиясе;
2) мәхәббәткә карашы;
3) Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә?
4) Галия – доктор;
5) характер сыйфатлары;
6) гаиләсе таркалуда Галиянең гаебе бармы (булса ачыклагыз)?
7) әлеге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?
Искәндәр образы:
1) портреты;
2) характер сыйфатлары;
3) тормыштагы хыял-максаты;
4) мәхәббәткә, гаиләгә мөнәсәбәте;
5) гаиләсен ташлап китү сәбәпләре, аларны аклап буламы?
6) Искәндәр ни өчен Галиягә хат язган?
7) Искәндәрнең сөйләме.
Вәли Сафиуллин образы:
1) Студент егеткә Галия нинди бәя бирә?
2) Хәзерге Вәлине ничек характерлар идегез?
3) Галия белән Вәли гаиләсенең бәхетле булуына нигез бармы?


Сез беләсезме?

Г.Кутуйның тормыш иптәше Галимә Кутуева истәлекләренә караганда, әсәр гаилә истәлекләренә таянып язылган.
Язучының “Тапшырылмаган хатлар” әсәре рус, башкорт, казах, кыргыз, мари, тува, гарәп, монгол, вьетнам, чех, үзбәк, каракалпак, чуваш, инглиз, француз, албан, корея, кытай һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.
“Тапшырылмаган хатлар” операсының музыкасын Җәүдәт Фәйзи язган.
“Тапшырылмаган хатлар” әсәренең аерым китап булып басылган кырыктан артык басмасы бар. Җир шарында иң күп таралган дүрт татар китабының беренчесе – ул, калган өчесе: “Намус” (18 телдә 35 мәртәбә), “Моабит дәфтәрләре” (10 телдә 20 басма), “Шуктуган” (17 телдә 26 басма).





ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-10-06 12:04:04 Рәүфә Латыйпова: Бик матур, бай эчтәлекле эшләр.



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz