Әдәбият. 11 нче сыйныф

Гаяз Исхакый - мөһаҗирлектә

Г.Исхакый - милли-азатлык хәрәкәте лидерларының берсе.
1917 ел февраль революциясен шатланып каршы ала. Май аенда Мәскәүдә үткәрелгән Беренче мөселман корылтаенда "Безнең юлыбыз" дигән доклад белән чыга, анда Россия мөселманнарын берләштерү мәсьәләсен күтәрә.
1917 елның июлендә Казанда булган Икенче мөселман корылтаенда "Милли шура"га сайлана. Шунда ук оештыру бюросы төзелә, һәм аңа Г.Исхакый да кертелә.
Милли мәҗлес 1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның февраленә кадәр эшли.
Тиздән большевиклар аның җитәкчеләрен эзәрлекли башлыйлар. Г.Исхакый, Версаль конференциясенә сайланган депутат буларак, Ерак Көнчыгыш аша чит илгә китә һәм туган ягына башка әйләнеп кайтмый.

Әдип башта Кытайда, анна соң Франциядә, Германиядә, Польшада яши. 1939 нчы елны Германия Польшага басып кергәч, ул Төркиягә күчеп китә һәм башта Стамбулда, аннары Әнкарада яшәп кала.

Г.Исхакыйның соңгы көннәре кызы Сәгадәт (1905 - 1989) һәм кияве Таһир Шакир (Чагатай) тәрбиясендә үтә. Ул 1954 нче елның 22 нче июлендә Әнкарада вафат була һәм васыяте буенча Истамбулның Әдернакапы зиратында күмелә.

Әдипнең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби эшчәнлеге
Г.Исхакый чит илләрдә газета-журналлар чыгару өстендә актив эшли.
Берлинда һәм Варшавада - "Милли юл" (1928 - 1930), "Яңа милли юл" (1930 - 1939), Кытайда "Милли байрак" (1935 - 1945) исемле газета-журналлар чыгара. Алар тирәсендә милләт мәнфәгатен кайгыртучы журналистлар, сәясәтчеләр туплана.
1933 нче елда язылган "Идел-Урал" хезмәте рус, япон, француз, поляк телләренә тәрҗемә ителә, киң яңгыраш таба.

Мөһаҗирлектә язган әсәрләре:
- "Дулкын эчендә" (1920 - 1937)
- "Ике ут арасында" (1920)
- "Өйгә таба" (1923)
- "Көз" (1923)
- "Локман хәким" (1923)
- "Олуг бәйрәм" (1923)
- "Җан Баевич" (1923)
- "Олуг Мөхәммәд" (1947)

"Олуг Мөхәммәд" драмасы (1947)

Жанры - тарихи драма
Төп вакыйгалар:
- рус патшасының хыянәте һәм аны сугышта (Белев янында) җиңү;
- Олуг Мөхәммәднең Казанга килүе, халыкның аны хан итеп тануы;
- яңа ханлык төзү, идарә эшләре;
- хәлиткеч сугышта Василий патша гаскәрен җиңү, аны кулга алу, соңыннан ярлыкау.
Драма Василийның хыянәте белән башлана, аны гафу итү белән тәмамлана.
Идеясе: бердәм, тату, көчле илне бернинди дошман да җиңә алмый.
Проблематикасы:
- күрше дәүләтләр һәм ханлык составына кергән халыклар белән дус-тату яшәү;
- иҗтимагый гаделлеккә корылган дәүләт төзү;
- тарихка, гореф-гадәтләргә, традицияләргә хөрмәт белән карау;
- ислам диненең халыкны берләштерүдәге, рухи көч бирүдәге роле;
- белем-мәгърифәткә таяну, китапны, укымышлыларны олылау;
- башка дингә, аны тотучыларга хөрмәт белән карау;
- туры сүзле, кешелекле, гадел хөкемдар проблемасы.
Төп конфликт рус-татар каршылыгында чагыла.
Төп образлар:
- Олуг Мөхәммәд
- Василий
Олуг Мөхәммәд - Казан ханлыгына нигез салучы, аның беренче ханы. Акыллы, кыю, туры сүзле, кешелекле, кешегә ышанучан. Иманга тугрылыкны хөрмәт итә. Юлбашчы, идарәче идеалы буларак сурәтләнә. Ил белән киңәшеп идарә итә, гади халык вәкилләрен тыңлаудан да тартынмый. Яхма сүзнең, шигъриятнең тормыштагы ролен яхшы аңлый. Фикер каршылыгын кабул итә белә.
Василий образы берьяклы гына бирелгән, характер буларак ачылып бетмәгән.

Драманың әһәмияте:
- ВКП(б) ҮКның 1944 нче ел 9 нчы август карары нигезендә, халык дастаны "Идегәй" Алтын Урда чорын дөрес күрсәтми торган реакцион эчтәлекле әсәр дип бәяләнә; "Олуг Мөхәммәд" моңа җавап рәвешендә языла;
- драмада Болгар дәүләтенең, аннары Алтын Урда һәм Казан ханлыкларының тарихтагы урыны, күрше халыкларга уңай тәэсире билгеләнә;
- автор "монгол-татр игосы" дигән мифны юкка чыгара;
- ил эчендәге дуслык, тынычлык, күрше дәүләтләр, халыклар белән тату яшәү һәм төрки бердәмлек идеясе татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен аңларга, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Сәхифәне әзерләү өчен, Ә.М.Закирҗанов, Д.Ф.Заһидуллина, Н.С.Гыймадиева мәкаләләре файдаланылды.


ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:

2012-01-20 18:36:13 Дав. Рушания: Гөлназ мин сиңа ни генә әйтсәм дә әз булыр кебек. Син каян көч табасың бу хәтле хезмәт башкарырга. Мин синең алда баш иям. Молодец!!!!



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz