11 нче сыйныф

Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары

Сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни шартлар:
- 1941 нче елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүе совет халкы өчен зур сынауга әйләнә;
- ил сугышчан лагерьга әверелә, халык хуҗалыгы фронт өчен эшли башлый, сәяси-иҗтимагый һәм мәдәни тормыш "Ватан өчен!", "Җиңү өчен!" лозунгларына буйсындырыла;
- фронт һәм тыл бердәмлеге җиңүнең хәлиткеч факторы итеп карала;
- Татартсаннан 560 мең кеше сугышка алына, 200 дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була;
- татар язучыларының күпчелеге фронтка китә, 30 дан артыгы һәлак була;
- 1942 нче елдан башлап төрле фронтларда 16 исемдә татарча газета чыгарыла; аларда Гадел Кутуй, Афзал Шамов, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Шәйхи Маннур һ.б. әдипләр журналист булып хезмәт итәләр;
- ВКП(б) ҮКның 1944 ел 9 август карары нигезендә татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга зур киртә куела.

Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:
- әдәбият агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлый: халыкны изге көрәшкә чакыра, бердәмлеккә өнди, җиңүгә ышаныч тәрбияли, фашизмга нәфрәт хисе уяту коралына әйләнә;
- героик, романтик һәм фаҗигале эчтәлектәге әсәрләр өстенлек итә;
- авторлар контраст төсләр белән эш итә: илен саклаучы патриот, тырыш хезмшт кешесе - ачык, якты, ә фашизм һәм аның ялчылары кара, төссез буяуларда сурәтләнә;
- ВКП(б) ҮК карарында "Идегәй" дастанына "ханнар-феодаллар эпосы" дигән ялгыш бәя бирелә, һәм ул әдәбият тарихыннан сызып ташлана;
- сугыш чоры халыкның тиңдәшсез батырлыгын күрсәтү планында яктыртыла, шуңа күрә күп геройлар үлемнән курыкмый торган гадәттән тыш шәхесләр итеп күрсәтелә;
- чынбарлыкның сугыш белән бәйле күп яклары турында (командирларның булдыксызлыгы аркасында миллионнарча кешеләрнең үтерелүе, яисә әсир төшүе, Ватанга хыянәт итү, коралсыз сугышка керү һ.б.) язу тыела.

Д.Ф.Заһидуллина буенча.



Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары


  • Абдулла Алиш (1908-1944)
  • Абдулла Әхмәт (1905-1976)
  • Аитзәк Аитов (1908-1941)
  • Атилла Расих (1916-1996)
  • Афзал Шамов (1901-1990)
  • Бари Рәхмәт (1897-1957)
  • Баян Гыйззәт (1918-1991)
  • Габдрахман Минский (1906-1983)
  • Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979)
  • Габдулла Галиев (1920-1941)
  • Габдулла Шәрәфи (1926-1997)
  • Гадел Кутуй (1903-1945)
  • Газиз Иделле (1905-1985)
  • Гыйз-әл Габид (1918-1955)
  • Гали Хуҗи (1912-1966)
  • Гамир Насрый (1916-1959)
  • Гариф Галиев (1903-1985)
  • Гомәр Бәширов (1901-1999)
  • Госман Бакиров (1896-1982)
  • Халикъ Садри (1890-1955)
  • Демьян Фәтхи (1906-1943)
  • Зәки Нури (1921-1994)
  • Зыя Мансур (1916-1965)
  • Ибраһим Гази (1907-1971)
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995)
  • Идрис Туктар (1896-1982)
  • Исмәгыйль Шәфиев (1913-1943)
  • Исхак Закиров (1911-1944)
  • Кави Латыйп (1927-2008)
  • Кави Нәҗми (1901-1957)
  • Касыйм Вахит (1916-1942)
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965)
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943)
  • Лотфи Вәли (1910-1943)
  • Макс Гатау (1913-1941)
  • Максуд Сөндекле (1904-1981)
  • Мансур Гаяз (1917-1943)
  • Мирсәй Әмир (1907-1980)
  • Вәдүт Мифтах (1915-1942)
  • Мостафа Ногман (1912-1976)
  • Муса Җәлил (1906-1944)
  • Мөнир Мазунов (1918-1987)
  • Мөсәгыйт Мостафин (1909-1941)
  • Мөхәммәт Садри (1913-1999)
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941)
  • Мөхәммәт Әхмәтгалиев (1920-1943)
  • Мөхәммәтша Мамин (1905-1943)
  • Мәгъсүм Насыйбуллин (1925-2009)
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986)
  • Мәхмүд Максуд (1900-1962)
  • Мәхмүт Хөсәен (1923-1993)
  • Наҗар Нәҗми (1918-1999)
  • Нур Баян (1905-1945)
  • Нур Гайсин (1914-1995)
  • Нури Арсланов (1912-1991)
  • Нәби Дәүли (1910-1989)
  • Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994)
  • Рахман Ильяс (1908-1943)
  • Риза Ишморат (1903-1995)
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997)
  • Рәхим Саттар (1912-1943)
  • Садри Җәлал (1891-1943)
  • Салих Баттал (1905-1995)
  • Самат Шакир (1924-1998)
  • Сибгат Хәким (1911-1986)
  • Сәет Кальметов (1918-1992)
  • Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • Сәйфи Кудаш (1894-1993)
  • Сәхаб Урайский (1907-1957)
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971)
  • Сөләйман Мөлекев (1920-1941)
  • Таһир Госман-Сулмаш (1900-1983)
  • Фатих Кәрим (1909-1945)
  • Фатих Хөсни (1908-1996)
  • Хәбра Рахман (1914-1942)
  • Хатип Госман (1908-1992)
  • Хисам Камалов (1926)
  • Хәй Вахит (1918-1978)
  • Хәйретдин Мөҗәй (1901-1944)
  • Хәмит Кави (1906-1944)
  • Шамил Гәрәй (1916-1946)
  • Шаһиморат Зәйни (1913-1980)
  • Шәйхи Маннур (1905-1980)
  • Шәрәф Мөдәррис (1919-1963)
  • Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • Әгъзам Камал (1918-1943)
  • Әдип Маликов (1921-2009)
  • Әмирхан Еники (1909-2000)
  • Әнвәр Давыдов (1919-1968)
  • Әнәс Галиев (1920-1996)
  • Әнәс Кари (1920-1954)
  • Әсгать Айдар (1906-1959)
  • Әхмәт Гыймадов (1915-1943)
  • Әхмәт Ерикәй (1902-1967)
  • Әхмәт Исхак (1905-1991)
  • Әхмәт Фәйзи (1903-1958)
  • Әхмәт Юныс (1916-1976)
  • Әхтәм Әминев (1918-1942)
  • Үзбәк Саттаров (1922-1982)

  • ФИКЕР АЛЫШУ
    Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

    Исемегез:

    Фикер әйтү:

    2012-10-03 20:27:07 Роза: Рэхмэт Сезгэ!



    © Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2011.
    Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



    Сайт управляется системой uCoz