11 нче сыйныф

Аяз Гыйләҗев
(1928 - 2002)


Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17 нче гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районынынң Югары Баграҗ авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый. 1948 – 1950 нче елларда - Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культы елларының газапларын татырга туры килә. 1950 нче елның мартыннан алып 1955 нче елның августына кадәр Казахстан җирендә тоткынлыкта була. Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә. Аннары матбугат эшенә алына: “Чаян” һәм “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”) журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын башкара. 1961 – 1963 нче елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Алга таба Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Аның башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Актив иҗат эшчәнлеге 1956 нчы елдан башлана.

Беренче әсәрләрендә үк анык сиземләгән манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын , эш-гамәлләрен анализлау – А.Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын, идея-эстетик юнәлешен тәшкил иткән сыйфатлар. “Өч аршын җир” (1962), “Зәй энҗеләре” (1963), “Урталыкта” (1969), “Язгы кәрваннар” (1972), “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” (1973), “Җомга көн кич белән” (1979), “Әтәч менгән читәнгә” (1979 – 1980) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестьлар остасы итеп танытты.

Тематик яктан алганда, язучының күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә.

А.Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да.Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән. “Җомга көн кич белән” һәм “Әтәч менгән читәнгә” повестьлары өчен А.Гыйләҗев 1983 нче елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 нче елда – Татарстанның, ә 1985 нче елда Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул – Максим Горький исемендәге бүләк иясе дә.

Иҗади эшчәнлегенең соңгы елларында А.Гыйләҗев романнар язуга күп көч куйды. Аның бер-бер артлы “Балта кем кулында?”, “Йәгез, бер дога!” кебек зур күләмле әсәрләре дөнья күрде.

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 нче елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.

А.Гыйләҗев 2002 нче елның 13 нче мартында вафат булды.





Мөстәкыйль эзләнү өчен сораулар

1. А.Гыйләҗев кайларда белем алган?
2. Әдипнең “Ян, учагым, ян!” исемле лирик рухтагы беренче хикәясе нинди җыентыкта, кайчан басыла?
3. А.Гыйләҗевнең сугыш чоры авылы яшьләренең тормышын чагылдырган беренче повесте ничек атала?
4. Татар театры сәхнәсендә драматургның нинди пьесалары уйнала?
5. Язучының повесть жанрындагы әсәрләрен атагыз.
6. А.Гыйләҗев кайсы повестьлары өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды?
7. Әдипнең матбугат дөньясы, яшь журналистлар тормышы һәм хезмәте турында язган романы ничек атала?
8. А.Гыйләҗевнең нинди пьесалары башкорт, авар, рус, словак, чуаш милли театрлары сәхнәсендә куела?
9. А.Гыйләҗевнең нинди әсәре буенча эшләнгән радиопостановка бар?
10. Әдипнең “Йәгез, бер дога!” роман-хатирәсендә нинди вакыйгалар тасвирлана?
11. А.Гыйләҗевнең рус теленә тәрҗемә ителгән нинди әсәрләрен беләсез?
12. Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган “Жомга көн кич белән” спектаклендә Бибинур образын кем иҗат итте?
13. “Жомга көн кич белән” әсәре буенча ничәнче елда нинди нәфис фильм төшерелде? Аның сценарий авторы кем? Төп рольне кем башкарды?




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz