11 нче сыйныф

Аяз Гыйләҗев
“Әтәч менгән читәнгә” (1979 – 1980)


Жанры - повесть, чөнки чәчмә әсәр, күләме ягыннан хикәядән зур, ә романнан кечкенә, янәшә килүче берничә сюжет сызыгы бар.

Сюжет сызыклары
Мирфатыйх – Сәләхетдин мөнәсәбәте
Фирүзә кайгысы
Җәмил өмете
Вәзилә теләге
Хәйдәр белән Мидхәт теләге
Зәйтүн белән Әнәс каршылыгы
Хәйретдин язмышы
Мирфатыйх белән Сәләхетдиннең дошманлашу сәбәпләре
Мотоцикл – көзгеле шифоньер (127 тәңкә)
2 көзгеле шифоньер (198 тәңкә)
“Москвич” – “Жигули” (чия төсле – лимон төсле)

Сюжет элементлары
Башлам (экспозиция): әсәрнең башланып китү күренеше.
Төенләнеш: әтәчнең читәннән егылып төшүе, гауга чыгу.
Вакыйгалар үстерелеше: 2 – 9 нчы бүлекләр.
Иң югары нокта (кульминация): машина белән бәрелү вакыйгасы.
Чишелеш: Хәйретдин агайның авырып китүе, Мирфатыйх белән Хәйретдиннең туганнар булуы ачыклану, хаталарын аңлаулары.

Әсәр төп сюжет сызыгының төенләнешеннән башланып китә. Бу – беренче бүлек. Икенче – тугызынчы бүлекләр – вакыйгалар үстерелеше. Унынчы бүлек – кульминация, унберенчесе – чишелеш, ләкин һәр бүлек мөстәкыйль сюжет – ярдәмче сюжет сызыклары да.

Төп образлар: Мирфатыйх, Сәләхетдин, Гөлбикә, Гөлмәрьям, Зәйтүн, Әнәс, Вәзилә, Җәмил, Хәйдәр, Мидхәт, Хәйретдин агай.
Хәйретдин агайның тормышы күркәм. Ул үзе эшчән һәм юмарт, ярдәмчел һәм акыллы, яхшы күңелле кеше. Тормыштагы хәлләргә битараф булып кала алмый, борчыла, ярсый, кешеләрнең пошмас җанлы булуларына йөрәге әрни.
Әсәрдә каберлекләрне карап, чистартып тәртиптә тотарга кирәклеге дә кызыклы детальләр аркылы укучы күңеленә җиткерелә.

Темасы - көнчелек, байлык артыннан куып, кешеләрнең бер-берсенә ихтирамы югалу, мәхәббәтнең кадере китү, мал җыю, олыларга, үткәннәргә хөрмәт югалу.

Автор күтәргән проблемалар
- байлык артыннан чамасыз кууның көнләшүгә сәбәп булуы
- байлык һәм үзең турында гына уйлауның мәхәббәттән өстен торуы
- авыл җирлегендә матурлык төшенчәсенең, үткәннәргә хөрмәт хисенең югалуы
- татар авылына эчкечелек, комсызлыкның нык үтеп керүе
- хатын-кыз тыйнаклыгының югала баруы

Идеясе
Бәхетне кеше тырыш хезмәте белән эшләп табарга тиеш.

Символлар – әтәч һәм читән.




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz