11 нче сыйныф

Әмирхан Еники (1909 - 2000)

Тормыш баскычлары

    1909, 17 февраль (яңа стиль белән 2 март) – Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еники туа.
    1917, март – Сәгыйть Сүнчәләй Әмирханга “Су анасы”, “Борчак патша” китапларын бүләк итә. Яшь малай, шуларны укып, язу таный башлый.
    1917 – 1925 – Дәүләкән мәдрәсәсендә (соңрак – мәктәбендә) белем ала. Дәүләкән китапханәсендә булган “Ялт-йолт”, “Ак юл”, “Сөембикә”, “Аң”, “Шура” журналларын карап бара, өйләрендә сакланган “Тутыйнамә”, “Бакырган”, “Бәдәвам”, “Бүз егет”, “Каһарман катыйл” китапларын укый.
    1918, июнь – әтисе Нигъмәтҗан үзләренә беренче тапкыр калай түбәле, ике катлы йорт сатып ала.
    1918, көз – гаилә вакытлыча Уфага күчә.
    1919, көз – Дәүләкәнгә кайталар.
    1922 – 1923 – әтисе Әмирханны Самара шәһренә алып бара. Фатир төшкән җирдә Әмирхан йокы аралаш Гали Җәмлихановның урамда гармун уйнаганын ишетә.
    1924 – иптәшләреннән күрмәкче, Ленин үлеменә багышлап, шигырь яза. Ул беркайда да басылмый.
    1924 – “Дивар” газетасының берничә санын чыгара.
    1925 – җәй көне Дәүләкәнгә кымызга килеп чыккан, станциядә кая барырга белми аптырап торган Нури Сакаев, Нәгыймә Таҗдарова, Шакир Шамильский һәм Маһирә Мирвәлиеваны үзләренең йортына алып кайта. Мәшһүр артистлар монда бер спектакль күрсәтәләр. Әмирхан суфлер була.
    1924 – 1925 – тирә-як авылларда үзешчән спектакльләр күрсәтүдә катнаша. Аларның берсе     М.Фәйзинең “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясе була.
    1925 – Казандагы рәссамчылык, сынлы сәнгать, архитектура мастерскойлары (Архумас) махсус уку йорты студенты.
    1926, июнь – стипендия булмау сәбәпле, аннан китә, китап кибетенә курьер, йомышчы малай булып урнаша. Анда аңа китаплар уку мөмкинлеге туа.
    1926, март – “Безнең юл” журналында “Озын көй тыңлаганда” әсәре басылып чыга.
    1926 – Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә.
    1927, август – рабфактан китәргә мәҗбүр була.
    1927 – 1928 – Донбасста татар шахтёрларын укыта.
    1928, август – 1932 – Казан мех фабрикасында учетчик, мехны сортларга аеру цехы мөдире ярдәмчесе.
    1932, гыйнвар – Казандагы хезмәтне фәнни оештыру институты каршындагы психотехниклар хәзерләү семинарында укый.
    1933, гыйнвар – институтта эшче-аспирант (1934 елда бу институт ябыла).
    1928 – 1939 – берничә хикәясе басыла (“Вакытсыз сулды”, 1928; “Пожар”, 1929; “Мидхәт”, “Яңгыр”, “Никуличева һәм аның иптәшләре”, 1934; “Көзнең бер кичендә”, 1939).
    1932 – 1939 – Ә.Еники әти-әнисен Казанга күчерә. Йорт сатып алалар.
    1934 – 1935 – Казандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист.
    1935 – 1936 – кинофикация трестында инструктор.
    1936 – 1937 – “Азеркино” (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле.
    1937, җәй – Кырымда дәвалана, Г.Ибраһимовның Ялтадагы фатирына барып, әдип белән очраша.
    1937 – 1939 – Казанның 2 нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә укытучы.
    1939 – 1941 – Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы.
    1941 – 1945 – хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларында гади солдат. Фронтта һәм илгә кайткач, сугыш темасына багышланган әсәрләр яза (“Бала”, 1941; “Ана һәм кыз”, 1942; “Бер генә сәгатькә”,     1944; “Ялгыз каз”, 1944; “Мәк чәчәге”, 1944; “Кунакчыл дошман”, 1945; “Тауларга карап”, 1948).
    1945 – “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында әдәби хезмәткәр, Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы.
    1945 – 1946 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Нәгыймә Таҗдарова турында монография яза.
    1946 – СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.
    1950 – 1952 – Казан авиация техникумында татар теле укыта.
    1953 елдан – профессиональ язучы.
    1951 – 1978 – яңа әсәрләр язуын дәвам итә (“Рәхмәт, иптәшләр!”, 1951 – 1952; “Саз чәчәге”, 1955; “Кем җырлады?”, 1956; “Ялгызлык, 1957; “Йөрәк сере”, 1957; “Туган туфрак”, 1959; “Рәшә”, 1962; “Матурлык”, 1964; “Төнге тамчылар”, 1964; “Коръән-хафиз”, 1964; “Әйтелмәгән васыять”, 1965; “Җиз кыңгырау”, 1966; “Вөҗдан”, 1968; “Курай”, 1970; “Без дә содатлар идек”, 1971; “Гөләндәм туташ хатирәсе”, 1975; “Тынычлану”, 1978).
    1955 – Партия Үзәк Комитетына Г.Ибраһимов эшен яңадан карауны үтенеп хат яза.
    1957 – “Почёт Билгесе” ордены белән бүләкләнә.
    1957 – Татарстан китап нәшриятында “Н.Таҗдарова” дигән китабы басылып чыга.
    1965 – “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналында “Тауларга карап” хикәясе басыла.
    1967 – “Салават күпере” дигән хикәяләр җыентыгы өчен беренче тапкыр Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.
    1979 – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
    1970 – 1971, 1991, 2000 – 2004 еллар – ике, өч, биш томлык “Сайланма әсәрләр”е басылып чыга.
    1980 елдан – истәлекләр яза, үткен, кыю публицистикага күчә (“Соңгы китап”, 1981 – 1987; “Кояш баер алдыннан”, 1995; “Санаулы көннәр”, 1998; “Таң ата да кич була”, 1998; “Юбилей сабаклары”, 1999).
    1984 – “Повести и рассказы” (русча) һәм “Юлчы” китаплары өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
    1989 – “Татарстан АССРның халык язучысы” дигән мактаулы исем бирелә.
    2000, 16 февраль – Ә.Еники вафат булды.



Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина сораулары


1. Ә.Еники ничәнче елда һәм кайда туган?
2. Аның балалык һәм мәктәп еллары кайда үтә?
3. Ул кайчан Казанга килә?
4. Әдип кайларда укытучылык хезмәте белән шөгыльләнә?
5. Аның иҗ беренче иҗат җимешләре нинди?
6. Ә.Еники сугышта катнашамы?
7. Ул кайларда эшли?
8. Ә.Еники ничәнче елдан профессиональ язучы?
9. “Курай” хикәясендәге легенданы Ә.Еникигә кем сөйләгән?
10. Ни өчен торгынлык елларында күп кенә язучылар аңа кырын карадылар?
11. Табигать тарафыннан Ә.Еникигә нинди сыйфат бирелгән?
12. Ә.Еникинең кайсы әсәре 16 ел буена басылмый?
13. Бу өзек кайсы әсәрдән?
“Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар...”
14. Бу өзек кайсы әсәрдән?
“Безнең эшелон станциядә, әти... Без госпитальдә фронтка китеп барабыз. Поезд бераз торасы булганга, мине менә сезнең белән күрешеп чыгар өчен бер генә сәгатькә җибәрделәр...”
15. Бу өзек кайсы әсәрдән?
“Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон эченә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең чөйгәне Таһирә иде...”
16. Бу өзек кайсы әсәрдән?
- Әнкәй, син шушы көйне ярата идең бит! – диде Бәдретдин һәм “Салкын чишмә”не уйный башлады...
17. “Әйтелмәгән васыять” әсәренең жанры нинди?
18. Ә.Еники татар халкының атаклы композиторы С.Сәйдәшевнең яшьлеген кайсы әсәрендә сурәтли?
19. Язучының кайсы әсәрләре табигатьтән алган исемнәре белән укучыны җәлеп итә?
20. Б.Урманченың тууына 100 ел тулу уңаеннан язучы нинди әсәр язды?
21. Ә.Еникинең кайсы әсәре буенча телеспектакль әзерләнгән?
22. Язучының әсәрләре кайсы телләргә тәрҗемә ителгән?
23. Язучы кайсы елларда истәлекләр, биографик җирлекле әсәрләр иҗат итә?
24. Әдип нинди татар артисткасы тормышы һәм иҗат юлы турында монография иҗат итте?
25. Ә.Еникинең “Соңгы китап” әсәре нинди жанрда язылган?
26. Әдипнең тормышка мөнәсәбәтен шактый тулы чагылдыручы һәм аны шәхес буларак күз алдына китерүче әсәре нинди?
27. Язучы кайсы башкорт язучысы белән гомере буе дуслык бәйләнешендә булган?
28. И.Юзеев, аның иҗатын югары бәяләп, Еникине нинди кошка тиңли?
29. Ә.Еники портретларын эшләгән нинди рәссамнарны беләсез?
30. Күп еллык тынгысыз иҗат эшчәнлеге өчен Ә.Еники җөмһүриятебезнең нинди бүләкләренә лаек булды?




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz