11 нче сыйныф

Ә.Еникинең сугыш чоры иҗаты

      Ә Еники – содат булып, үз халкы белән бергә чигенү, һөҗүм итү, җиңү шатлыкларын йөрәге аша кичергән язучы.
      Күпме газап,
      Күпме әрнүләр
      Без кичердек
      Авыр елларда.
      Без җиңүгә ышандык.
      Тик ул булды
      Безнең уйларда, -
дип яза Әмирхан ага ул еллар турында.
      Язучы Бөек Ватан сугышы чорында хуҗалык һәм каравыл гаскәрендә хезмәт итә. Шул елларда сугыш темасына язылган хикәяләре басылып чыга: “Бала”, “Ялгыз каз”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә” һ.б. Авторның игътибар үзәгендә - сугыш алып килгән кайгы-хәсрәт, авырлыклар.


“Бала” хикәясе

      Язучы хикәяне кызы Резедәгә багышлаган.
      Бу хәл сугыш вакытында була. Лейтенант Ивановның ротасы урман эченнән атлый. Зариф содат үзенең авылы, хатыны, баласы турында уйлап бара. Һавада самолет күренә. Сугышчылар агачлар арасына яшерәнәләр. Зариф үзеннә ерак түгел өч-дүрт яшьлек кыз баланы күрә. Кечкенә кыз бик күп елаган. Аның битләрендә яшь эзләре бар. Зариф бу баланың адашканын аңлый. Баланы күтәреп ала, аңа шикәр бирә. Бу кызчык аңа бик тиз ияләшә. Үзенең әти-әнисе, кәҗә бәтиләре турында сөйли. Зариф аптырап кала, чөнки баланы ут эченә алып барып булмый. Шуңа күрә ул тиз генә станциягә таба китә. Станциядә эшелон тора. Кешеләр вагоннарга утыралар. Кинәт бер рус хатыны: “Балам!” – дип кычкырып, алар янына чабып килә. Бу кызын югалткан ана була. Зариф тимер юл буйлап йөгереп китә. Үзенең ротасын куып җиткәч, лейтенантка кайда булуын сөйләп бирә. “Сез бик зур изгелек эшләгәнсез. Бик зур рәхмәт сезгә”, - ди лейтенант.


“Мәк чәчәге” нәсере

      Тирән бомба чокырында ялгыз мәк чәчәге үсеп утыра. Аның тирәсендә коры ком гына өелеп тора. Чокырдан югары тирә-юньдә ниләр үскәнен, юлдан кемнәр үткәнен мәк чәчге күрми. Аның янына бизәкле канатлы күбәләкләр генә очып киләләр. Аңа кунып назлап, иркәләп, китәләр. Ләкин бу сирәк була. Мәк чәчәге көннәр буе берүзе. Бу урында элек кечкенә дача-авыл булган. Анда мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, сиреньнәр, алмагачлар үскән. Дошман әлеге урынга бомба ташлаган. Күз ачып йомганчы дача-авыл җимерелгән. Ләкин дошман чәчәкләрнең нәселен корыта алмаган. Ялгыз мәк чәчәге комлы чокыр төбендә матур булып үсеп киткән. Узгынчы солдат, чокыр төбенә төшеп, шул чәчәккә сокланып карый. Бу авыр сугыш вакытында да солдат чәчәк яныннан тыныч кына узып китә алмый. Матурлыкка сокланып баш ия.


“Бер генә сәгатькә” хикәясе

      Гомәр исемле солдат госпитальдән фронтка китеп бара. Аларның эшелоны станциядә туктый. Бу станция Гомәрнең туган авылыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Аны бер генә сәгатькә әти-әнисе, туганнары белән күрешергә өенә җибәрәләр. Гомәрнең кайтуы әти-нисе, сеңелесе Зәйнәп, авылдашлары өчен бик зур шатлык була . Ләкин санаулы минутлар бик тиз үтә. Гомәрнең китәр вакыты җитә. Ул үзенең яраткан кызы Заһидәне дә күрә алмый. Бары аңа күп итеп сәлам әйтеп калдыра. “Мине фронт көтә, Гитлерның эшен бетерәсе бар”, - ди Гомәр. Галимҗан абый белән Мәрьям апа Гомәрне станциягә озата баралар. Командирдан уллары турында яхшы сүзләр ишетеп, алар шатланалар.

      Безгә китапларның күбесенчә маҗаралысы кирәк. Сугыш турында икән, самолетлар очсын, дөнья җимереп танклар йөрсен, пушкалар атсын, разведчиклар "тел"“тотсын... Ә Ә.Еники әсәрләрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманын җиңәргә ашкынуларын сурәтли. Аны шундый кыен шартларда кеше күңелендә туган үзгәрешләр, рухи халәт, псилогик кичерешләр кызыксындыра. Фәрваз Миңнуллин язганча, сугыш темасын фәлсәфи ноктадан карап яктырта: “Яшәеш үлемне җиңәчәк, чөнки матурлык һәм мәхәббәт – мәңгелек дигән оптимистик рух белән сугара”. Сугыш темасына соңрак та әйләнеп кайтып, әдип “Кем җырлады”, “Без дә солдатлар идек” һ.б. әсәрләр язды.


Нәтиҗәләр ясыйк

1. Ә. Еникинең беренче әсәрләренә вакыйгаларның вакыты сыйфатында сугыш чоры килеп керә.
2. Автор сугыш күренешләрен түгел, сугыштагы кешенең хис-кичерешләрен сурәтләү объекты итеп ала.
3. Күтәргә проблемалары:
1) сайлау: намус һәм бурыч арасында сайлау. Бу мәсьәләне автор “намуслы кеше генә бурычын үти ала” рәвешендә чишә;
2) яшәү: яшәүгә омтылу – иң төп көч дип белдерә.
4. Символларга мөрәҗәгать итә (“Мәк чәчәге”, “Тауларга карап” һ.б.). Психологизм алымнарын, эчке монологны файдалана, әдәби детальләрне кешенең рухи дөньясын сурәтләү өчен куллана.




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz