Беренче варианты 1963 нче елда басыла һәм әсәр зур бәхәсләр кузгата. Марксист профессор Камил Фасеев “Литературная газета” битләрендә бу повестьны кискен тәнкыйтьли.Ул Ә.Еникине сәүдә кешеләрен идеаллаштыруда, бозыклыкка кискен бәя бирмәүдә һәм социалистик әхлак өчен көрәшмәүдә гаепли. Р.Мостафин шул ук газета битләрендә авторны яклый. 1965 нче елда әсәрнең икенче варианты чыга. Кайбер тәнкыйть фикерләрен искә ала, ләкин үзенең төп бәясен үзгәртми.
"Ә.Еники маҗаралы, җитез хәрәкәтле вакыйгалар белән мавыкмый. Ул еш кына гади, гадәти, ләкин шуның белән бергә, бик килешле, тирән эчтәлекле, кешеләргә якын, кадерле хәл-әхвәлләрне ала да, шуларның хәрәкәте дәвамында кеше күңеленең моңарчы без белмәгән якларын чигеп, нәкышьләп бирә. ...Ул гадинең бөеклеген, мәгънәсен чагылдыра". (Ф.Хатипов, Р.Сверигин “Рәшәле дөнья”)
1.
9 нчы май таңында Зөфәр Сабитов төш күрә. Ул ниндидер далага эләккән, эссе, җил дә исми, эчәсе килә, каяндыр су тавышы ишетелә, ләкин ул барып җитә алмый, рәшә күрә. Берәү тәрәзәгә шакыгач, Зөфәр куркып уянып китә. Сугыш беткән икән. Урам тулы кеше, бар да шатлана. Зөфәрнең абыйсы Зариф сугышта була, ләкин ул әле кайтып җитмәгән. Трамвайга утырып, Зөфәр эшкә китә. Урамда Рәшидәне очрата. Ул да бәйрәм итә: концерт куялар. Сугыш тәмамлангач, Зөфәр яңа тормыш башлау турынды уйлый башлый: ул фатир сатып алу һәм әйбәт кызга өйләнү турында хыяллана.
2-3.
1943 елның гыйнвар ахырында Зөфәр Бөгелмәгә командировкага килә. Татар артистлары сугыш чорында авылдан-авылга йөреп концерт куялар. Ниятләре - кешеләрнең күңелен күтәрү. Авылда ир-ат юк, авырлык хатын-кыз җилкәсендә. Рәшидә җитәкләгән бригада бер авылда атсыз кала. Аларга бүген бүтән авылда концерт күрсәтергә кирәк. Артистлар аптырыйлар, туңалар, шунда Зөфәр килеп чыга, аты бар. Артистларны авылга илтә. Бер әбигә урнаштыралар һәм Зөфәр Рәшидәнең җырлавын ишетеп, чибәрлеген күреп, гашыйк була. Концерттан соң, өйдә-аш. Халык йоклагач, Зөфәр Рәшидә янына күчә.
4.
Зөфәр, иртүк торып, колхоз идарәсенә барып кайта. Ул кайтканда барлык артистлар да торган була. Саубуллашыр алдыннан Зөфәр белән Рәшидә Казанда очрашырга сүз куешалар.
5.
Рәшидә Зөфәрнең күңеленә кереп кала. Ул аны бер дә оныта алмый. Очрашып йөргән кызлары күп булса да, аларның берсе дә Зөфәр күңелендә андый ук эз калдыра алмаган була. Ул Рәшидәнең авылдан килүен көтеп яши башлый. Ярты ел үткәч, Рәшидә аңа шалтырата. Зөфәр ялгыз яшәүче Хәмит исемле дустыннан Рәшидә белән очрашу өчен өен сорап тора. Дусты ризалаша. Зөфәр белән Рәшидә белән шул йортта очрашалар. Зөфәр үзенең сәүдә бүлегенең мөдире булып эшләвен әйтә, үзенең ялгыз икәнлеген дә яшерми. Рәшидә дә бераз үз тормышы турында сөйли. Ул опера театрының бер музыкантына кияүгә чыккан була. Ире - Ленинградтан кайткан кеше. Фин сугышына китә һәм кире әйләнеп кайтмый. “Теләсәң, үзең кил”, - дип хат яза, әмма Рәшидә аның артыннан бармый. Башта Зөфәр Рәшидәнең хәленә кергән кебек булса да, соңрак мин-минлеге үзенекен эшли: ул күңеленнән Рәшидә аның өчен түгел дип нәтиҗә ясап куя. Шулай да Хәмит бүлмәсендә очрашулар булып тора. Рәшидә Зөфәрне яратуын, станциядә очрашкач та аңа гашыйк булуын әйтә. 1944 елның җәендә Рәшидә, башка артистлар белән бергә, ай ярым чамасы сугыш кырларында йөреп кайткан була. Анда булган кичерешләрне Зөфәргә сөйләгәч, Зөфәр тагын “артистка белән башың бәйләнмәсен” дип уйлап куя, әмма сугыш беткәч, аралары кайсыдыр якка үзгәрергә тиеш икәнлеген дә аңлый.
6.
Зөфәр сатып алырга өй караштырып йөри башлый. Аңа бу эшендә Курамшин карт булыша. Ул элек байларда хезмәт иткән була, хәзер бик начар киенә, Зөфәрләрдән ерак түгел бер йортның подвалында карчыгы белән яши. Уллары гражданнар сугышында тифтан үлеп калган. Зөфәрнең әтисе белән бик дус булган, ләкин салгаларга ярата. Беркөнне шушы карт Зөфәрләргә керә һәм аның эштән кайтканын көтеп ала. Гайсә Зөфәргә бер йорт тәкъдим итә. Бу йортның хуҗасы - адвокат Ушаков, ләкин ул үлгән. Аның варисы булып карчыгы, ике кызы һәм улы калган. Бу йортта хәзерге вакытта аның карчык белән бер кияүгә чыкмаган кызы яши, өйне улы сата икән. Алар өйне барып карарга булалар.
7.
Хуҗабикә аларны каршы ала. Бу йорт чыннан да бик зур һәм матур була. Зур гына бакчасы да бар икән. Бу йорт 1908 елда салынган, ләкин яхшы сакланган. Зөфәр гел шушы йорт турында гына уйлый. Башта йортка 400 мең сорыйлар. Бу йортны сатып алырга теләүче берәү 280 меңне бирергә әзер икән.
8.
Икенче көнне Зөфәр Ушаков Сергей Леонидович белән икәүдән-икәү генә очраша. Ул башта 300 мең тәкъдим итә, ләкин Сергей моңа риза булмый. Сатулаша торгач, 325 меңгә сатарга ризалаша.
9.
Ул бу өйне әнисе исеменә яздырып торырга була. Ушаков белән сөйләшкәннең икенче көнендә аның янына Гайсә керә һәм аннан башка гына сөйләшүләре өчен үпкә белдерә. Озакламый абыйсы Зариф та сугыштан кайта. Алар яңа йорт турында бик күп сөйләшәләр. Ләкин Сәкинә ул йортта калырга риза түгел, аның аерым яшисе килә. Зарифка аның белән килешергә туры килә. Зөфәр шул ук көнне әнисенә васыятьнамә язарга куша.
10.
Яңа өйгә күчеп яши башлыйлар. Бу өйдә ялгыз калган вакытта, Тайбә абыстайга бик күңелсез була. Беркөнне әнисе Зөфәр белән өйләнү турында сөйләшеп карамакчы була, әмма Зөфәр бу әңгәмәдән гел качып килә.
11.
Һәркем бу өйгә сокланып үтә. Зөфәр, бер картны чакыртып, бакчасын рәткә китерә. ОРСны тикшерергә госконтроль килә. Зөфәр дусты белән госконтроль кешесен сатып алып булмасмы, дип киңәшләшә. Хәмит аңа ярдәм итәргә була. Ревизия вакытында ул үзен бик тыныч тота. Ревизия өч көн дәвам итә. Зөфәргә бәйләнергә сәбәпләр табылмый.
12.
Беркөнне Зөфәргә Зариф абыйсы килә. Бергәләп ашаганнан соң, әниләрен күршеләргә кертеп җибәреп, өйләнү турында сөйләшәлр. Сүз арасында Зариф Гайсә картның да хәле начар икәнен әйтә. Зөфәргә авыр булып китә, чөнки ул бу картка үзен бурычлы дип саный. Ә абыйсы Зөфәргә бер шәп кыз табуын, әтисенең бай, үзенең яшь булуын әйтә. Исеме - Гамбәр. Ялгызы гына калгач, Зөфәр бай кызы Гамбәр турында уйлый, ләкин шунда Рәшидә исенә төшә.
13.
Ул Рәшидәне эзли башлый. Алар Ленин бакчасында очрашалар. Алар көймәдә Иделнең икенче ярына чыгалар. Шунда Рәшидә күңелендәгесен әйтә: өч елдан бирле очрашуларына карамастан, Рәшидә Зөфәр турында ул берни дә белми икән бит! Рәшидә елап ала. Зөфәр аның театрга күчүе турында сораша. “Киләчәктә бәлки булыр”, - ди Рәшидә. Ә Зөфәр, теләсә, аңа ярдәм итә ала, чөнки сугыш вакытында театрга аның ярдәме тигән була. Зөфәр Рәшидәне озатып куя.
14.
Беркөнне Зөфәр Хөршидәнең елап утыруын күрә һәм әнисеннән сораша. Аны әнисе орышкан була, Хөршидә күршедәге инвалид кызны алып кереп, өйдәге әйберләрен күрсәткән икән. Шунда Тайбә абыстай аларны орышып куып чыгарган, күрше кызы бөтенләй үпкәләп чыгып киткән. Зөфәр әнисенә дөрес эшләмәвен аңлатырга тырышып карый, ләкин әнисенең аны ишетәсе дә килми. Зөфәр күршесенең аларга кырын карауларын сизә. Кабинетына кереп утыруга, Зөфәргә сәүдә министрының урынбасары Вилдан Гыйльманович Әхмәтҗанов шалтырата һәм үз янына чакыра. Ул Зөфәргә ОРСның бетәчәген әйтә һәм эш тәкъдим итә. Алар тиздән шәһәрдә универмаг ачарга җыеналар һәм шуңа кадрлар җыялар икән. Ул аңа коммерческий директор булырга тәкъдим итә икән. Зөфәр бик сөенә, чөнки бу эшеннән ул үзе дә туйган була. Абыйсы Зөфәрне Гамбәр белән очраштыру җаен тапкач, үзләренә әти-әнисе белән бергә кунакка чакыра. Ә Зөфәргә эштән соңрак кайтырга куша. Зөфәр ул әйткәнчә эшли. Әти-әниләре Гамбәр килгәч кайтып китәләр, ләкин Зөфәр белән икәүдән-икәү генә калгач, кыз сөйләшми. Зөфәр кызны озата бара.
15.
Зөфәр ачылачак универмагта эшләргә ризалыгын бирә. Аннан соң өйләнү турында уйлый һәм Рәшидәне үз өенә чакыра, әнисенә сеңлесе белән бергә зиратка барып кайтырга тәкъдим итә. Рәшидә соңгарак калып килә һәм аның әллә ни кәефе дә булмый. Зөфәр Рәшидәгә өйләрен күрсәтеп чыга, ә үз бүлмәсенә җиткәч, бу бүлмәгә син җитмисең, ди. Рәшидә йөгереп чыгып китә. Зөфәр аның артына чыгып, аны яратуын һәм аңа өйләнергә теләвен әйтә. Башта Рәшидә бик нык сөенсә дә, тиз генә үзен кулга ала, аның хәтта үзеннән йорт алганын да яшерүенә үпкә белдерә. Минзәлә театрына эшкә китәргә җыенуын әйткәч, Зөфәр мондагы театрда калырга үзем ярдәм итәрмен, ди. Ләкин Рәшидә “Үзеңә кирәк булгач кына ярдәм итәсең, син минем күптән эш эзләп йөрүемне белә идең бит”, - дип бергә була алмаячакларын әйтеп, өйдән чыгып китә. Ике ай үткәч, Зөфәр Гамбәргә өйләнә. Шау-шулы мәҗлесләрне яратмаса да, туйны зурлап өч көн уздыра. Туйга дусты Хәмитне һәм начальнигы Әхмәтҗановны да чакырмый.
Рәшә - табигать күренешеннән алынган деталь. Табигать күренеше буларак, рәшә эссе һавада уйнаклаган шәүлә генә. Повестьның исеме үк әсәрнең финалында кемнеңдер өметләре акланмаячагын, билгесезлекне күрсәтеп тора. Игътибар итегез, язучының үз әсәренә нинди исем сайлавы да бик зур әһәмияткә ия.
Әсәрдәге вакыйгалар кайсы чорда бара?
Повестьның төп герое – Зөфәр Сабитов. Аның кем булуын без автор бәяләмәсеннән һәм персонажларның аңа мөнәсәбәтеннән беләбез.
Ул:
- файда китерерлек эшне генә башкара (“Ә җылы сүзе, якты чырае үзенә булсын. Зөфәр алар өчен чыкмый. Эшенә күрә әҗере бар икән, аңа шул җиткән. Һәркемнең үз исәбе-дөньясы шул...”);
- реалист (“...Аныңча, баш исән булу гына чын бәхет түгел әле. Исән калган баш ничек яшәр - менә хикмәт нәрсәдә. Ә ул моның серен белә инде. Бәхет - үзең теләгәнчә яшәү, бәхет – матди һәм бәйсезлек ул...”);
- заманга яраша белүче, уяу (“...Яшәр өчен,тормышны үзең теләгәнчәрәк кору өчен, һичшиксез, агым уңаена агарга, заманга аркылы килүдән сакланырга кирәк, һәрвакыт уяу, тыйнак, мыштым булырга кирәк...”);
- сизгер (“Зөфәр, көн яктысын күрми торган ярканат кебек сукыр булса да, төлкедәй сизгер иде...”);
- алдан күрүчән (“...Эшен бик шома йөртте, куркынычны алдан күрә белде. Хәвеф-хәтәрләрдән тайпылып кала алды...”);
- күркәм кыяфәтле, физик яктан да сау-сәламәт, акыллы, сабыр, кеше белән уртак тел таба белә;
- үз эшенең остасы, сәүдә хезмәткәре, һөнәренең яхшы белгече.
Берәүләр аны ярата, аңа соклана, икенчеләре аның башкаларга күренми торган ниндидер кырын эшләре булуы сизенәләр, тик моны кычкырып әйтмиләр. Бары тик кадрлар бүлеге мөдире майор Симаков кына аны турыдан-туры “Тыл күсесе! Халуй!” дип атый. Симаков бер кулын сугыш кырында өздергән. Бу – язучының Зөфәр кебек елгыр кешеләрне сыңар кул белән генә тотып, аның кемлеген ачып булмый, дигәнненә ишарә булырга мөмкин.
Эш урыны аңа шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртырга мөмкинлек бирәме?
Йорт сатып алуның төп максаты нәрсә дип уйлыйсыз? Бу вакыйга белән бәйле рәвештә аның туганнарына булган мөнәсәбәте ачыклана төшә. Сез бу турыда ниләр әйтә аласыз?
Зөфәрнең мәхәббәткә булган карашын Рәшидә һәм Гамбәргә булган мөнәсәбәтеннән күрәбез. Автор ни өчен Зөфәрне сәнгать кешесе, гаҗәеп нечкә күңелле Рәшидә һәм сәүдәгәр әтисенең сүзеннән чыкмыйча яшәүче Гамбәр белән очраштыра?
Әгәр Зөфәр Рәшидәгә өйләнсә, Рәшидә аның тормышка карашын үзгәртә алыр идеме?
Әсәр Зөфәр Сабитовның 9 нчы май таңында күргән серле төшен тасвирлаудан башлана. Коры дала буйлап баручы, эсседән тәмам әлсерәгән, сусаган Зөфәр алдында җем-җем уйнаклап яткан түгәрәк күл күренә. Инде күлгә килеп җиттем дигәндә генә, төш өзелә. Уянгач, Зөфәр төшен нәрсәгә юрарга да белми. Зөфәрнең бу төшен сурәтләп, автор ни әйтергә теләгән?
Әсәр ахырында без Зөфәрнең зур байлык туплавын, дәрәҗәле урында эшләвен күрәбез, аның гаиләсендә дә бернинди проблема юк. Сезнеңчә, ул бәхетлеме?
ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012. |