11 нче сыйныф

30 нчы еллар әдәбиятына гомуми күзәтү


Чор үзенчәлекләре

1. Дингә каршы көрәш дәүләт күләмендә тормышка ашырыла.

2. 30 нчы еллар уртасында, илдә “шәхес культы”на бәйле репрессияләр башлана, меңәрләгән кешеләр бер гаепсезгә үтерелә, төрмәләргә ябыла, лагерьларга җибәрелә. Галимнәр Сталин репрессиясе, яки шәхес культы елларын 1937 нче елдан башланган дип исәплиләр.Тарих белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чор 1918 нче елдан башлана. Социалистик революция җиңгәч, Сталин илне революция дошманнарыннан азат итү максатын алга куя. Шул рәвешле, 60 миллион гаепсез кеше юк ителә.
Ул елларның вәхшилеге, шәхес культы фагигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган. Репрессияләр иң беренче чиратта милләтнең , халыкның зыялыларына, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була.
Сталин режимы милли интеллигенциянең каймагын, күренекле вәкилләрен, ”халык дошманы” буларак, кулга алган. Тикшерү һәм хөкем карары чыгару өчен һәр республикада, һәр өлкәдә өч кешедән торган махсус “өчлекләр” булдырылган. Репрессия корбанына әйләнгән шәхес “үзенең гаебен танып”, гаепләү актына имза куярга мәҗбүр булган. Болар арасында күренекле татар язучылары: Г.Ибраһимов, К.Тинчурин, М.Галәү, Ф.Кәримнәр дә бар. Тик кырык үлемне җиңеп, исән –сау килеш туган илләренә әйләнеп кайтучылар арасында А.Гыйләҗев, Х.Туфан, И.Салаховлар да бар.Ә бит шушы чорда 40 язучының гомере вакытсыз өзелгән!
Сталин репрессиясеннән иза чикмәгән бер генә авыл, бер генә шәһәр, бер генә поселок та калмаган! Йорт- җирләреннән, туган нигезләреннән, ата- аналарыннан , гаиләләреннән, балаларыннан аерылган бер гаепсез кешеләр Себергә, Колымага, Казахстанның сусыз далаларына, Соловкига, Ак диңгез буйларына үлемгә озатылганнар. Алар үзләренең ни сәбәпле гаепләнүләрен генә аңлый алмаганнар. Авыр кол хезмәтеннән аларын баш миләре кайнаган, кыйнау-рәнҗетүләрдән тәмам сәламәтлекләрен югалтканнар, инвалидка әйләнгәннәр.Сталинизм барлык милләтләрнең дә уртак кайгысына, аянычлы фаҗигасенә әйләнгән.

Әлеге исемлектәге кайсы язучыларны беләсез? Язмышларын искә төшерегез. Кайсылары таныш түгел?





3. Колхозлаштыру киң җәелдерелә. 20 нче еллар ахыры – 30 нчы еллар башында мәҗбүри рәвештә күмәк хуҗалыклар төзелә, чын җир хуҗаларының байтагы “кулак” исеме белән Себер якларына сөрелә.

4. 1929 нчы елда гарәп графикасы – латинга, ә 1939 – 1940 нчы еларда кириллицага алыштырыла. Бу исә халыкның зур катламын үзенең бай язма әдәбиятыннан, тарихи ядкярләреннән читләштерүгә китерә.

5. Әдәбиятта “социалистик реализм”, “совет әдәбияты”, “совет язучысы” төшенчәләренә нигез салына.
Язучыларның 1934 нче елда булган беренче съездында яңа әдәбиятның төп иҗат методы итеп социалистик реализм раслана. Ул әдиптән тормышны дөрес итеп, тарихи конкрет һәм революцион үсештә бирүне таләп итә, ә бу исә язучыларны коммунистик идеологиягә туры килгән калып-кыса эчендә тоту өчен кирәк була. Шунлыктан әсәрләрдә ясалма күтәренке рух өстенлек итә.

6. Әдәбиятта үсеш-үзгәрешләр, эстетик эзләнүләр кими, “актуаль” темага язылган, бер-берсенә бик нык ошаган, ләкин укучыларда кызыксыну уятмый торган әсәрләр күпләп языла.

7. Хакимлек иткән идеологиядәшн читләшкән яисә хакимиятнең төрле якларын тәнкыйтьләгән әсәрләргә “кара пәрдә” ябыла. (Ф.Әмирхан “Шәфигулла агай”, Г.Ибраһимов “Адәмнәр”, Г.Рәхим “Идел”, Х.Туфан “Ант” һ.б.)

8. Татар әдәбияты 30 нчы елларда да сакланып, яшәп кала, үсеш-үзгәрешен туктатмый, чөнки:
- татар әдәбиятының ерак гасырлардан килгән олы реалистик традицияләре һәм ХХ гасыр башында күтәрелешенең “алтын чоры”н кичерүе бик күп буын язучылар өчен зур таяныч, терәк була;
- 1917 нче ел алдыннан татар әдәбиятында Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Дәрдемәнд, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Камал кебек югары абруйлы каләм осталарының хезмәт итүе, күбесенең 20-30 нчы елларда да иҗат эшчәнлегеннән аерылмавы татар сүз сәнгатенә билгеле бер сыйфат дәрәҗәсендә калырга мөмкинлек бирә;
- Бу чорда әле татар әдәбияты яшь көчләрне төрле төбәкләрдә үзенә тартып тора (Оренбург – М.Җәлил, Саратов – Г.Кутуй, Тамбов – Һ.Такташ, Башкортстан – М.Әмир, Ф.Кәрим һ.б.)

Поэзиядә күтәрелгән темалар:
1) авыл һәм шәһәрдәге үзгәрешләр;
2) табигать;
3) тарих;
4) инкыйлаб;
5) шәхес язмышы турында уйланулар.
Уңышлы әсәрләр:
- Хәсән Туфан “Ак каен”, “Ант”;
- Әхмәт Фәйзи “Умырзая”, “Флейталар”;
- Муса Җәлил “Хат ташучы”;
- Фатих Кәрим “Тавышлы таң” һ.б.

Прозада алга чыккан темалар:
1) гражданнар сугышы;
2) илне саклау;
3) әхлак һ.б.
Уңышлы әсәрләр:
- Афзал Шамов “Госпитальдә”;
- Гомәр Бәширов “Сиваш”;
- Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”;
- Мәхмүт Галәү “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр” һ.б.

Драматургиядә төп темалар:
1) сыйнфый көрәш;
2) тарих;
3) хатын-кыз язмышы һ.б.
Уңышлы әсәрләр:
- Шәриф Камал “Габбас Галин”;
- Муса Җәлил “Алтынчәч”;
- Нәкый Исәнбәт “Спартак”, “Идегәй”;
- Таҗи Гыйззәт “Бишбүләк”;
- Риза Ишморат “Гөлзада” һ.б.

Әдәбиятта өстенлек иткән жанр төрләре:
- шигъри очерк;
- публицистик җыр;
- рифмалы проза.

Тагын укыгыз:
Галимуллин Ф. Әле без туганчы... / Ф.Галимуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.
Галиуллин Т. Утызынчы еллар татар шигърияте / Т.Галиуллин // Шигърият баскычлары. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.91-125.
Голубков М.М. Русская литература ХХ в.: После раскола: Уч. пособие для вузов. – М.: Аспект Пресс, 2001.
Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989




ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz