11 нче сыйныф

Чит илләрдә татар әдәбияты

     Татарларның бөтен Россия буйлап сибелгән булуы беркемне дә гаҗәпләндерми. Моның сәбәпләренең кайберләрен 9 нчы сыйныфта билгеләп үткән идек инде: бу төрки – татар кабиләләренең, соңрак дәүләтләренең тарихы белән бәйле. Чәчелеп, сибелеп яшәсәләр дә, татарлар бер ил эчендә – Россия дәүләте территориясендә гомер кичерәләр. Ә бит халкыбызның бер өлеше эмиграциягә китүе дә билгеле. Шунлыктан татарлар бүген бөтен дөньяга сибелеп яши.
     XIX гасырда ук Ерак Шәрык, Кытай якларына татарлар сәүдә эшләре белән барып чыгалар. Күп кенә милләттәшләребез Шәрык һәм Европа илләрендә белем алалар, шунда яшәп тә калалар. ХХ гасыр башында Россиядә патша хөкүмәте тарафыннан татарларны изү сәясәте алып барылганлыгы турында беләсез инде. Рус шовинистлары “Россия руслар өчен генә” дигән девиз астында башка халыкларны илдән үк китәргә мәҗбүр итә башладылар.
     Бу елларда бөек шагыйребез Г.Тукай, ачынып һәм җавап итеп, “Китмибез” шигырен язган иде. Соңрак М.Галәү, татар авылларыннан Төркия якларына чыгып китүчеләрнең тормышын тасвирлап, “Мөһаҗирләр” әсәрен иҗат иттте.

     30 нчы елларда, Октябрь инкыйлабы алып килгән кан коюлар, вак милләтләрне изү сәясәте белән килешә алмыйча, татар зыялыларының чит илләргә чыгып китү күренеше массакүләм характерда була. Күченеп китүчеләрнең күпчелеге Кытайга, бигрәк тә Харбинга һәм Голҗага юл тота. Арада, Ерак Көнчыгыш тимер юл төзелешенә килеп, Совет чикләре ябылу аркасында, Кытайда яшәп калырга мәҗбүр булучылар да бар. Менә тагын бер факт: 20 мең “ак гвардияче” татар Харбинда урнаша. Алар үзләренең “Милли байрак” исемле газеталарын чыгаралар. Максатлары – чит илдә дә татарлыкларын саклап калу.
     Кыен шартларда да халыкны яшәтеп калу өчен көрәшкән шәхесләрнең исемнәре билгеле.

     Күренекле язучыбыз Гаяз Исхакый менә шундыйлардан. 35 ел гомерен читтә – Кытай, Франция, Германия, Польша, Төркиядә үткәрә ул. Шул чорда мөһаҗирлектә гомер сөрүче татарларның сәяси һәм рухи атасы булып кала.
     Хөсәен Габдүш – Г.Исхакый белән бергә Кытайда “Җан Баевич” әсәрен сәхнәгә куйган каләм иясе. Аның хикәяләренә, күп санлы шигырьләренә, пьесаларына ватансызлыктан газаплану хисләре хас. Әмма ул үзенең милләте белән, аның бөек уллары Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Кариевлар белән горурланып яшәгән һәм иҗат иткән.

     Финляндиядә 800 татар яши, күбесе Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә гомер кичерә. Безнең бабаларыбыз бу илгә 1917 нче елгы инкыйлабка кадәр үк килеп урнашканнар, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Финляндия Россиядән мөстәкыйльлек алгач, шунда яшәп калганнар. 1925 нче елда “Мәгърифәт” һәм “Турай” газеталары, “Шимал” журналы чыга башлый. Татар телендә китаплар бастыру эше дә бара. Финляндиядә яшәп иҗат итүчеләрдән Нәгыйм Садыйк, Хәсән Хәмидулла, Гәүһәр Туганайны атап үтәргә мөмкин.

     Гәүһәр Туганай фин татарына кияүгә чыккан апасы Рәйхана янына 1921 нче елгы ачлык вакытында килә. Монда үсеп, милләттәшебез Хәким әфәнде белән тормыш кора, балалар үстерә. Тире эшкәртеп сату буенча фирма тоталар. Хельсинкига килгән чакларында Г.Исхакый Гәүһәр ханым белән күрешә. Совет иленнән килгән татар сәнгать эшлеклеләренә, галимнәренә Туганайның ишекләре һәрвакыт ачык була. Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезнең һәр мөһим вакыйгасы һәрвакыт аның әсәрләрендә яңгыраш тапты, иҗаты күп кичәләрне бизәде. Җирле матбага, Гәүһәр ханымның күпчелек шигырьләрен туплап, матур сурәтләре белән ике китабын бастырып чыгарды. Г.Туганайның исеме татар җәмәгатьчелегенә “Мирас” журналында басылган шигырьләре аша мәгълүм булды.
     “Туган авыл хатирәсе” шигыренең күп өлеше хатирә рәвешендә язылган. Хатирәләрнең барысы да матур, шуның белән сагышлы да. Сагыш – бу әсәрдә даими хис. Аның сәбәбен лирик геройның бик яшьли иленнән аерылуында күрәбез. Лирик геройның үкенече дә бар: ул халкына туган илен мәшһүр итүдә булышлык итә алмый. Шигырь азагында автор әсәргә яңа хис өсти. Ул – туган Кәрәкәшлесен кайтып күрү теләге. Шуңа өметләнеп, лирик герой үзен юата, туган иленә кайтуга, сагыш хисенең таралачагына ышана.
     Беркайда да мондый матур җир юклыкны
     Кардәшләргә, дус-ишләргә дә әйтермен, -
дигән юллары чит илләрдә гомер кичергән Г.Туганайның туган илен һәрвакыт яратып яшәгәнлеге хакында сөйли.

     Шагыйрә Сания Гыйффәт шигырьләре безгә “Сөембикә” журналы битләре аша таныш. Ул Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган, мөгаллимлек иткән, инкыйлабның кырыс җилләре белән башта Кытайга һәм Төркиягә, аннары Финляндиягә барып чыккан.
     Сания Гыйффәт беренче шигырьләрен 12 яшендә яза башлый. Тәүге әсәрләре “Сибирия”, “Тормыш” газеталарында дөнья күрә. Аның Г.Тукайга, Г.Исхакыйга багышлап язылган шигырьләре бар. Чит илләрдә яшәгәндә язылганнарының үзәгендә - милли хисләр, азатлык, хөрлек идеяләре.
     “Сагынганда” исемле шигыре лирик геройның туган-үскән илен сагынып яшәве турында. Әмма монда бу хистән дә көчлерәге сизелә: туган илсез көн итүдән чиксез газаплану хисе. Лирик герой үзен юатырга тырыша, туган илне күрсә, “җан алыр идем бәлки”, - ди. Ләкин кайту мөмкинлеге булмавы аны тагын да көчлерәк газапка сала. Автор сагынудан күңеле яралы булуны яшерергә кирәк дип тапмый, киресенчә, ачыктан-ачык:
     Сагындым дияр идем,
     Туфрагын үбәр идем.
     Кочаклап коча-коча
     Күз яшен түгәр идем, -
дип, зарын сөйли.

     Германиядә татарларның мөһаҗирлеге 1914 нче елда башлана. Болар – Рус-Герман сугышы әсирләре. 1916 нчы елда Берлинда “Идел-Урал” газетасы оештырылуы, әсирләр өчен махсус мәктәпләр ачылуы мәгълүм.
     Икенче Бөтендөнья сугышы алдыннан Г.Исхакый Алманиядә яшәп иҗат итә. Ул 1936 – 1939 нчы елларда “Яңа милли юл” журналын чыгара, милли, тарихи, иҗтимагый характердагы әсәрләр иҗат итеп бастыра.
     Рәшит Рәхмәт Арат (псевдонимы – Казанлы) та Берлинда милләтебезне саклап калу өчен көрәшә. Шулай ук әсирлектә калып, Себер татары Әсфәндияр Ишхай яши һәм иҗат итә. Соңрак ул Төркиягә күчеп китә.


Йомгак

Чит иллләрдә яшәп иҗат иткән әдипләр һәм сәясәтчеләр:
- Гаяз Исхакый
- Садри Максуди
- Йосыф Акчура
- Муса Бигиев
- Ф.Туктаров
- Сания Гыйффәт
- Гәүһәр Туганай
- Хәсән Хәмидулла
- Хөсәен Габдүш
- Шаһвәли Келәүле
- Нәгыйм Садыйк һ.б.

Чит илләрдә чыккан татар газета-журналлары:
- “Kazan”
- “Яңа милли юл”
- “Яңа япун мөхбире”
- “Бедермеш”
- “Азат Ватан”
- “Милли байрак”
- “Мәгърифәт”
- “Турай”
- “Шимал" һ.б.

     Татарларның дөнья буйлап таралып яшәү сәбәпләре күптөрле. Шунысы куанычлы: кайда гына булсалар да, милләттәшләребез үзләренең татар икәнлекләрен онытмыйлар, моның белән горурланалар. Читтә яшәгән милләттәшләребез җан авазларын шигырьләрендә чагылдыралар, ни өчен илләреннән еракта гомер кичерергә мәҗбүр булуның сәбәпләрен аңлаталар. Туган җирләрендә яши алмаганлыкларына ачынып, халык, милләт язмышы өчен борчылып язылган әсәрләр безне битараф калдырмый, уйланырга мәҗбүр итә.


Әдәбият

Гайнутдинов Р. Тюрко-татарская политическая эмиграция н. ХХ в. – 20-30 гг. – Казань, 1997.
Миңнегулов Х. “Аһ, бу язмыш ...ник шулай?”: Шагыйрә Сания Гыйффәтнең иҗат портреты / Х.Миңнегулов // Мирас. – 2004.-№3.
Миңнегулов Х. Чит илләрдә татар әдәбияты / Х.Миңнегулов. – Казан: Мәгариф, 2007.
Рәмиев З. Сания Гыйффәт Кадыйрия. Шигырьләр / З.Рәмиев // Мирас. – 1998. - №9
Тагын карагыз
“Мирас” журналы: 1991 - №1, 1996 - №5, 11, 1998 - №7.
“Сөембикә” журналы: 1991 - №2, 11.
“Казан утлары” журналы: 1989 - №6, 1993 - №7, 1998 - №6.

Сәхифә өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисмәтуллина А.Ф. тәкъдим иткән материаллар кулланылды.



ФИКЕР АЛЫШУ
Аралашуның нәтиҗәлерәк булуын теләсәгез, әлеге формага электрон адресыгызны да языгыз. Ул биредә күрсәтелмәячәк.

Исемегез:

Фикер әйтү:



© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2012.
Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри.



Сайт управляется системой uCoz