Яла, гадәттә, намуслы кешеләргә һөҗүм итә; корт та җимешнең асылын ашый бит. (Джонатан Свифт)
Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей)
Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
Нәрсәнедер аңламаган кеше надан түгел. Аңламаган очракта да аңлаган кебек эш итүче надан. (Ш.Рише)
Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)
Сай акыл кешене көтүләргә туплый. (С.Давлатов)
Кешеләрнең язмыш дигәннәре - аларның ахмаклыклары җыелмасы. (А.Шопенгауэр)
Диңгезнең меңләгән елгалардан бүләк җыюының сәбәбе – аның түбәндәрәк торуында. Шул сәбәпле ул меңәрләгән елгаларга хуҗа булып тора. Башкалардан өстен булырга теләгән акыл иясе дә үзен алардан түбәндәрәк тота. (Лао-Цзы)
Бер акыл иясен тапканчы, мең галимне очратырсың. (М.Клингер)
Эгоистка әйләнә-тирә үз портреты өчен кыса булып кына күренә. (Ж.Пети-Сан)
Һәркем үзе аңлаганча ишетә. (Плафт)
Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
Балаларга калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе - дин өйрәтеп калдыру. (Ризаэддин Фәхреддин)
Нәфрәт белән башланган нәрсә оялу белән тәмамлана. (Л.Н.Толстой)
Кешене мактау - аңа өстәмә җаваплылык йөкләү өчен иң кулай мизгел. (Ли Якокка)
Сүз ул - гәүһәр, аның кадерен белсәң, таләп белән бу сүздә фикер йөртсәң. (Мөхәммәдьяр)
Тидермә һичберәүгә син ачы тел, әгәр дә ул тидерсә, син бары көл. (Габдерәхим Утыз Имәни)
Гомер ничек кенә үтмәсен, кеше һаман киләчәкне уйлап яшәргә гадәтләнгән инде ул. (Әмирхан Еники)
Мүкләнгән кеше - тормышта үзен югалткан кеше. (Габдрахман Әпсәләмов)
Өмете беткән кешенең өмете - үлем генә. (Ризаэддин Фәхреддин)
Ата-ананың ризалыгы - зур мирас. (Гораций)
Якын дустым, сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Габдулла Тукай)
Агач башыннан егылган кеше хәлен агач башыннан егылган кеше генә белә ала. (Суфи Аллһияр)
Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән. (Габделҗәббар Кандалый)
Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын. (Муса Җәлил)
Туганлык кадерен белсә - туган ул, әгәр белмәсә - бер ачы суган ул!(Габделҗәббар Кандалый)
Хыял - безнең өчен чит бер нәрсә, һәрбер теләк - якын киләчәк. (Һади Такташ)
Кешегә бурычлы булдың - аның колы булдың. (Каюм Насыйри)
Адәм балаларының бәхетләре - хатыннар кулында. (Сәйф Сараи)
Кеше үзенең хатасын заманага йөкләтә. (Ризаэддин Фәхреддин)
Аз гына белү өчен дә күп укырга кирәк. (Ш.Монтескье)
Еш кабатлый башласаң, дөрес фикер дә көчен югалта. (Андре Моруа)
Яшьлектә кеше өйрәнә, ә картлыкта аңлый. (Эбнер-Эшенбах)
Мәхәббәт уңышка тиң: артыннан куганны яратмый.(Т.Готье)
Әгәр нинди дә булса бер эшне башкарганда икеләнсәң, кешеләрне рәнҗетми торган тараф тот. (Сәйф Сараи)
Эчәр су да чамасы кадәр генә булса яхшы. (Котб)
Мәхәббәт кешене матур итә. (Гадел Кутуй)
Акчаны саклап тоту аны эшләп табуга караганда авыррак. (М.Монтень)
Ике кешенең дә бер үк нәрсә эшләве алар икесе дә бер үк нәрсә китереп чыгарачак дигән сүз түгел. (Эстебан де Эсмир)
Сайт Orphus системасына кушылган. Хата тапсагыз, шул урынны тычкан ярдәмендә билгеләп, Ctrl+Enter төймәләренә басыгыз.
© Җәлилова Гөлназ Илсур кызы, 2008-2009. Сайттагы материалларны кулланган очракта, сайтка һәм материал авторына сылтама күрсәтү мәҗбүри. Дизайн: Rambling Soul |