Татар телендә кушымчалар

3 нче блок
...

21. Рәхмәтеңнән ташлама! Ашлама керттеләр. Ясалма сүзләрне өйрәндек. Яңа оешма төзелде. Асларына сызылган кушымчалар ике төрле сүз ясагыч, бер форма ясагыч (модальлек)
бер үк сүз ясагыч һәм бер модальлек
барысы да – сүз ясагычлар
барысы да форма ясагычлар

22. Китерелгән фигыльләрдә кайсы кушымча сүз ясагыч функциясендә килгән? киен-
юын-
төшен-
сизен-

23. Кайсы кушымча сүз бәйләгеч функциясендә кулланылган? бакчадагы агачлар
агымдагы эшләр
язгы ташкын
иртәнге намаз

24. Кайсы кушымча “җайланма” мәгънәсен белдерә? китапханәче
авылдаш
элгеч
наратлык

25. Кайсы кушымча ясагыч нигездән аңлашылган эшнең нәтиҗәсен аңлата? кабартма
тизлек
тимерче
ашлама

26. –лан/-лән кушымчасының кайсысы нигездән аңлашылган предмет-күренешкә охшашлану мәгънәсен белдерә? горурлан-
маймыллан-
файдалан-
ачулан-

27. –лык/-лек кушымчасының ясагыч нигезе булып түбәндәге сүз төркемнәре хезмәт итә: исем
сыйфат
сан
алда саналганнарның барысы да

28. Парлап бирелгән исемнәрнең кайсысында сүз ясагычлар үзара синоним түгел? шарлавык-шарлама
тоткыч-тотка
каптыргыч-каптырма
баскыч-басма

29. Искечә, яшелчә, төшенчә, ничә кебек ясалма сүзләрдә дүрт төрле
өч төрле
ике төрле
бер генә төрле сүз ясагыч кушымча китерелгән

30. Бу-а (“пруд”), аш-а, ал-а (“пегий”, “крапчатый”), кайт-а. Болар нинди кушымчалар барысы да бертөрле сүз ясагычлар
барысы да төрле сүз ясагычлар (омоним кушымчалар)
араларында бер мөнәсәбәтлек белдерүче омоним кушымча бар
бертөрле өч сүз ясагыч, бер модаль кушымча бар




АДПУ доценты М.М.Нигъмәтуллин тестларына нигезләнеп төзелде.


Сайт управляется системой uCoz