Татар телендә кушымчалар

2 нче блок
...

11. Сүз ясагыч кушымчалы сүз кайсысы? ки-ен
ки-ем
ил-ем
апа-м

12. Форма ясагыч (модаль) кушымчалы сүз кайсы пунктта? уйчан
уйдырма
килмешәк
килгәлә

13. Сүз бәйләгеч кушымча кайда бирелгән? башлады
кайтсам
юылган
языштырды

14. Ике сүз ясагыч кушымчасы булган сүз кайсы пунктта? күңеллерәк
берексен
беренчесе
берләшмә

15. Ике форма ясагыч кушымчалы сүз формасы кайсы пунктта? аңласам
киңәйтелгән
әйтелгән
күрешкән

16. Ике сүз бәйләгеч кушымчалы сүз формасы кайсы пунктта? синең <u>китабыңны</u> югалттым
безгә <u>кермәдегез</u>
<u>тәмлерәген</u> сайла
аны судта акламадылар

17. Кайсы кушымча сүз ясамый? бердәмлек
бердәм
берәр
бермәбер

18. Сүз ясагыч + форма ясагыч (модальлек) + сүз бәйләгеч кушымчалардан торган сүз формасы кайсы пунктта килгән? аңламадылар
күзәтүчән
кызылрагы
балакайларым

19. Стилистик төсмер бирә торган кушымча кайсысы? капчык
янчык
җыерчык
китапчык

20. Иптәш, суыткыч, сакчыл, авылдаш, аксыл, кискеч, ярдәмче кебек ясалма сүзләрдә ничә төрле сүз ясагыч кушымча бар? алты төрле
биш төрле
дүрт төрле
өч төрле




АДПУ доценты М.М.Нигъмәтуллин тестларына нигезләнеп төзелде.


Сайт управляется системой uCoz